Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:01

Әнкарада Тукайга багышланган конференция узды


Конференциядә төрек һәм татар галимнәре катнашты

Конференциядә төрек һәм татар галимнәре катнашты

23 декабрьдә Төркия башкаласы Әнкарада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган фәнни конференция узды. “Тууының 125нче елында Габдулла Тукай” дип аталган чараны TURKSOY һәм Төркиядә иң танылган фәнни оешмалардан булган “Төрек тел институты” оештырды.


Конференциядә Татарстан фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин, “Төрек тел институты” рәисе Шүкрү Халук Акалын, TURKSOYның Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре Лилия Саттарова һәм Әхәт Салихов, төрек һәм татар галимнәре катнашты.

Конференциядә катнашучыларга Төркия милли мәгариф министры Гомәр Динчәрнең сәламләү хаты укылды. “Үзенең әсәрләре белән Тукай безгә бөек бер мирас калдырды. Мәрхүм шагыйрьне ихтирам белән искә алам”, ди төрек министры үзенең хатында.

Ким Миңнуллин чыгыш ясый

Ким Миңнуллин чыгыш ясый

Конференциянең ачылышында чыгыш ясаган Ким Миңнуллин төрек мәсләктәшләренә Татарстанның фәнни җәмәгатьчелегеннән сәламнәр җиткерде. “Габдулла Тукай халык рухын милли үзаң үсешенә этәрә. Шагыйрь үз иҗатында алдынгы милләтләр ирешкән казанышларны җиткереп, татар халкының азатлыгы, заманча аң-белем, милли тәрбия мәсьәләсен күтәрә”, дип билгеләп узды Казан галиме.

“Төрек тел институты” рәисе Шүкрү Халук Акалын да үзенең тикшеренүләрендә Тукайга зур урын биргән. Чыгышында ул Төркия әдипләренең, җәмәгать эшлеклеләренең Тукайга багышланган фәнни тикшеренүләре, иҗади хезмәтләре турында сөйләде. Төрек галиме үзенең шәхси архивына нигезләнеп, XX гасыр башында Госманлы һәм төрек матбугаты Тукайга күрсәткән игътибарны дәлилләгән кызыклы документлар тәкъдим итте.

"Төрек тел институты" рәисе Шукру Халук Алкалын чыгыш ясый

"Төрек тел институты" рәисе Шукру Халук Алкалын чыгыш ясый

TURKSOYның генераль сәркатибе Дүсән Касәинов конференциядә катнашучыларга сәламнәрен җиткерде. Аның хатын TURKSOYның Татарстан вәкиле Лилия Саттарова укып узды. “Тукайның татар халкы һәм, гомумән, төрки дөнья өчен әһәмиятен ачып бирүче сүзләр юк. Аның иҗаты милли мәдәниятнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән тыгыз бәйләнгән”, диелә хатта. Дүсән Касәинов үзенең хатында 2011 елның TURKSOY тарафыннан Тукай елы дип игълан ителгәнен һәм бу ел кысаларында нинди чаралар үткәрелгәнен искә алган.

Конференциядә Татарстан, Башкортстан галимнәре дә бар иде. Мәхмәтгали Арсланов үз чыгышында татар сәнгатендә Тукай урыны темасына кагылды. Заһир Шәйхелисламов үзенең чыгышын Әхмәт Фәйзинең “Тукай” романына багышлады. TURKSOYның Башкортстан вәкиле Әхәт Салихов “Тукай һәм башкорт әдәбияты” дип аталган чыгыш ясады. Ләйсән Гәрәева катнашучыларга “Тукайны искә алу. “Ак юл”, 1914 ел” дигән чыгыш тәкъдим итте. Танылган төрек галимнәре Мустафа Өнәр, Мәхмәт Кайгана, Бүләнт Байрам, Гүлһан Атнур Габдулла Тукай белән бәйле төрле темаларга кызыклы чыгышлар ясадылар.

Конференциянең ахырында Татарстан делегациясе башлыгы Ким Миңнуллин төрек галимнәренең татар шагыйренә күрсәткән игътибары өчен рәхмәтен белдерде. “Шулкадәр тирән өйрәнелгән фәнни чыгышлар көтмәгән идем. Төркия – гасырлар дәвамында төрки дөньяны саклап яшәгән олы дәүләт. Соңгы 20 ел эчендә бәйсез төрки дәүләтләр калкып чыкты, аларның аякка басуы да Төркиягә бәйле”, дип белдерде ул. Галим сүзләренчә, Төркиядә алгарыш, үсеш булса, төрки дәүләтләр дә уңышка ирешер.

“Без башка дөньяда, Русия шартларында яшибез. Шуңа күрә сезнең белән аралашу безгә һәрвакыт эшләргә, алга барырга, телебезне, мәдәниятебезне һәм милләтебезне саклап калуның яңа юлларын эзләргә этәргеч һәм көч бирә”, диде Миңнуллин үзенең чыгышында.

TURKSOYның Башкортстан вәкиле Әхәт Салихов һәм "Төрек тел институты" төшке ашка пешергән махсус икмәк

TURKSOYның Башкортстан вәкиле Әхәт Салихов һәм "Төрек тел институты" төшке ашка пешергән махсус икмәк

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG