Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария" юлчыларына ярдәм итмәгән йөк корабы капитанына штраф җәзасы билгеләнде


Татарстанның Кама Тамагы район мәхкәмәсе узган җәйдә Идел елгасында батучы “Булгария” корабы юлчыларына ярдәм итмәгән “Арбат” йөк корабы капитаны Юрий Тучинга 130 мең сум штраф җәзасы билгеләде.

Капитан давыл вакытында судагы кешеләргә якын килеп зур кораб белән аларны батырудан курку сәбәпле туктамагынлыгын әйтте.

Аның үз гаебен тануы сәбәпле мәхкәмә аерым тәртип белән үткәрелде. Мондый очракта шаһитләрдән дә, зыян күрүчеләрдән дә сорау алынмый. Шулай ук мондый очракта йомшаграк җәза билгеләнә, әмма ул җәзаны гамәлдән чыгару өчен югарырак мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү мөмкин түгел.

Июль аенда “Булгария” казасында 122 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG