Accessibility links

Рәшит Сүнәев Франклин медале белән бүләкләнде


Рәшит Сүнәев
Рәшит Сүнәев

Дөньякүләм танылган галим, астрофизик Рәшит Сүнәев Франклин медале белән бүләкләнде.


Физика өлкәсендә иң абруйлы бүләкләрнең берсе саналган Франклин медален Кушма Штатларның Филадельфия шәһәрендә урнашкан Франклин институты 1915 елдан бирле тапшырып килә. Әлеге бүләкне алучылар арасында Альберт Эйнштейн, Томас Эдисон, Мария һәм Пьер Кюри, Макс Планк кебек мәшһүр галимнәр бар.

Франклин институтының рәсми белдерүендә әйтелгәнчә, 2012 елның Франклин бүләге Рәшит Сүнәевкә “Галәмнең яралышын һәм кара тишекләр табигатен аңлауга фундаменталь өлеш керткән өчен” бирелә.

Рәшит Сүнәевнең галәмдәге нурланышларны тикшерү хезмәтләре галактикалар төзелешен өйрәнүгә нигез салды, галәмнең ничек итеп тәрәккый итүен аңлауга юл ачты.

Матдәнең кара тишектә үзгәрүе турында 30 яшендә язылган мәкалә аңа дөньякүләм танылу китерә. 40 ел үтүгә карамастан, бу мәкалә әле дә бу өлкәдә иң күп телгә алынган мәкалә булып кала.

Хәзерге вакытта Рәшит Сүнәев Германиядәге Макс Планк исемендәге астрофизика институты мөдире вазифасын башкара. Берүк вакытта ул Русия фәннәр академиясенең Галәм тикшеренүләре институтында баш фәнни хезмәткәр дә.

Рәшит әфәнде дөньяның берничә академиясенең шәрәфле әгъзасы, төрле халыкара бүләкләр иясе.

Франклин медален тапшыру тантанасы 2012 елның 26 апрелендә Франклин институтында үтәчәк.

Берничә ай элек Япониянең Киото бүләген алу уңаеннан Рәшит әфәнде Азатлыкка әңгәмә биргән иде.

Академик Рәшид Сүнәев белән әңгәмә
please wait

No media source currently available

0:00 0:14:10 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG