Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (57)


Уфаеың 1нче санлы Җәмигъ мәчете, XX гасыр башы
Уфаеың 1нче санлы Җәмигъ мәчете, XX гасыр башы

Татар халкы иганәләре

Мөселман халкында дини һәм милли ихтыяҗлар өчен иганә җыю, акчалата булышлык итү гадәте борынгыдан килә. Русия хөкүмәте мөселман мәгарифенә бюджеттан бер тиен дә акча бүлеп бирмәгәнгә, халык уку-укыту белән бәйле чыгымнарны үзе күтәрергә өйрәнгән була. Әлбәттә, иганә акчасы күбрәк байлардан кергән, алар акчасына мәктәп-мәдрәсә салынган һәм тотылган, вакыф ачылган, мәчет биналары төзелгән һәм каралган. Билгеле ки, Милли Фонд төзү кирәклегенә багышланган җыелышта иң элек иганә җыю мәсьәләсе күздә тотыла.

Хәер, Милли Фонд оештыру хакында карар кабул ителгәнче үк, диния, финанс нәзарәтләренә һәм хәтта “Мохтарият” журналына матди ярдәм килә башлый. “Мохтарият” журналы иганә җибәргән кешеләрнең һәм оешмаларның исемлеген үз сәхифәләрендә бастырып, матди ярдәмнең бушка китмәячәген күрсәтергә теләве дә бик табигый күренә. Милли хәрәкәтне кемнәр яклап чыга, кемнәр аңа матди булышлык итә - боларны халыкка белдерү бик әһәмиятле була.

Малия (финанс) нәзарәте үзенә турыдан-туры матди ярдәм юллаган затларның исемнәрен, күпме акча җибәрелүләренә карамастан, бастырып чыгарып, халыкны рухландырырга тырышкан.

Милли хәрәкәт активлаша барган саен, иганә җыю тизлеге дә арта. Мәсәлән, бәйрәм уңае белән генә дә Мәскәү Мөселман комитетына (Милли Шура) халыктан 17 мең сум акча керә.

20 ноябрьдә (3 декабрь) Уфада Милләт Мәҗлесе ачылу уңаеннан мәчетләрдә һәм җыелышларда бик зур күләмдә иганә акчасы җыела. Казандагы 19 мәчеттә тупланган акча 50 мең сумга җитә. Әстерханда җыелган иганә дә шул дәрәҗәдә була. Хәтта Харьков кебек мөселманнар бик аз яшәгән шәһәрләрдә дә 8 мең сум иганәлек акча туплануы күп нәрсә хакында сөйли. Халыкның мондый фидакарьлеге чит илләрдәгеләрне дә хәйран калдыра. Ул көнгә кадәр Милләт Мәҗлесенең Милли хәзинәсенә 1,5 миллион сум тупланган була.

Иганәләр дәвамлы рәвештә килә. Әйтик, Семи шәһәреннән 9230, Мәскәүдән 2 311, Сарытаудан 1200, Петропавловскидан (Кызылъяр) 550, Сембердән 500 сум акча диния нәзарәтенә җибәрелә. “Мохтарият” журналына төрле авыллардан барлыгы 2 423 сумлык иганә килә. Бу иганәләрнең салым түләү рәвешендә җибәрелүе журнал турында бик ерак төбәкләрдә дә белүчеләрнең күп булуы турында сөйли һәм Милләт Мәҗлесе чыгарган карарларга хөрмәт күрсәткече итеп бәяләнә ала. Игътибарга лаек тагын бер факт: элек Русия мөселманнары милли хәрәкәтендә актив катнашкан күренекле сәясәт һәм фән эшлеклесе Йосыф Акчура да Төркиядән иганә сыйфатында 50 мең сум җибәрә.

Иганәчеләрнең исемлекләреннән күренгәнчә, милли оешмаларга матди ярдәм күрсәтү кампанияләрендә халыкның барлык катламнары: эшчеләр, яшьләр, хатын-кызлар, гаскәриләр, авыл кешеләре, вак һөнәрчеләр, дин әһелләре, сәүдәгәрләр катнаша. Бу исә милләтнең хак хокукка, хөррияткә сусаганлыгын күзалларга мөмкинлек бирә. Төрк-татар җәмгыятенә чит булган сәяси төркемнәр өчен бу төр иганә туплануы турында документлар юк. Халык кануни дип кабул иткән хәрәкәтне матди яктан да куәтләгән. Социалистлар, хәтта “башкортчылык” хәрәкәте матди ресурсларны кайдан алганнардыр, билгеле түгел. Әлбәттә, алар да ярдәмсез калмаган, ләкин аның иң зур өлешенең халыктан килмәгәне аңлашыла булса кирәк.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG