Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:06

Петербурда давыл ике хатынны яралады


Петербурда ике көн элек башланган давыл төзелеш коймасын аударып ике хатынны яралады, алар хастаханәгә салынды.

“Патрик” давылы кичә шәһәрдә җитмештән артык йортның түбәсенә зыян китерде. Ленинград өлкәсендә 500-дән артык авыл һәм шәһәр утсыз калды.

Төбәкнең берничә өлешендә төзекләндерү эшләре бара. Җил тизлеге секундына 30 метрга якынлаша. Яңа давыл су басуга китерергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG