Accessibility links

Кайнар хәбәр

2011 нәтиҗәләре: Самар вакыйгалары


Денислылар Миннәхмәт Халиулловка күмәч бүләк итте. Сөмбелә бәйрәме. 2011 ел.
Денислылар Миннәхмәт Халиулловка күмәч бүләк итте. Сөмбелә бәйрәме. 2011 ел.

Самар өлкәсендә татар милли хәрәкәте үсештә дип әйтеп була. Самар татарлары төбәк тарихына кагылышлы китаплар бастыра, мәчетләр төзи, милли тормышны дини әхлак белән үреп барырга тырыша.


Узган елның гыйнварында Самар хөкүмәте каршындагы экспертлар төркеме 26 пункттан торган карар чыгарган иде. Шуларның берсе татар милли хәрәкәте юлбашчылары тарафыннан шикле дип табылды. Сүз библияне милли телләргә тәрҗемә итү турында.

Ул вакытта милләтпәрвәрләр мондый фикерләр әйтте: “Ни өчен Инҗилгә генә тукталалар? Дини китаплардагы этик нормалар гына каралырга тиеш. Ни өчен Коръәнне дә милли телләргә тәрҗемә итмәскә? Инҗилне милли телләргә тәрҗемә итеп тарату – чукындыруның яңа ысулы”, диделәр.

Февраль аенда татар җәмәгатьчелеге мәгариф канунына төзәтмә кертү юнәлешендә көч сарыф итте. Ләкин дә шул бәхәс чорында сайлаучылар хокукын яклаучы Людмила Кузьмина әйткән сүзләр хокукчы сүзенә охшамаган иде.

Кузьмина: "Милли телләрне мәктәп програмына кертү ихтыяҗы юк, һәм бу кирәк тә түгел. Миңа калса, моның өчен факультатив дәресләр дә бар. Ахыр чиктә тел һәм мәдәниятне гаиләдә дә өйрәнеп була", дип белдергән иде.

Халык санын алу елында иң зур татар авылы булып, Гали авылы тарихка керде. Анда 2031 кеше яши. Елына 20-23 бала туа. Ә менә шул ук районда урнашкан татар авылы Яңа Мансурда быел 41 кеше үлгән, бер бала да тумаган.

Март аенда Гали авылында Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышлап, авыл үзешчәннәренең бәйгесе узды. Сәхнәдә тальян гармунда бик күп егетләр уйнады. Гран-при бүләген дә тугыз яшьлек Ирек Мотыйгуллин алды.

Нәүрүз бәйрәме беренче мәртәбә Самарның иң затлы ял итү сараенда – "МТЛ Арена"да узды. Татар балалар фестивалендә Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Фәтхи халык җырларын башкару осталыгына өйрәтте.

Сәгать ярым барган концертны олылар да, кечеләр дә дикъкать белән тыңлады.
Моңа кадәр балалар фестивальгә татар авылларыннан гына килсә, 2011 елны урыс мәктәбеннән татар коллективы килде һәм саф татар программасын күрсәтте. Урыс кызы Юлия Семенова Рөстәм Яхинның “Китмә, сандугач” җырын башкарып, тамашачыларны шаккатырды.

Шамил Галимов, Тольятти шәһәре милли-мәдәни мохтариятенең ун еллыгына багышлап, китап чыгарды. Китапның офыгы киңрәк. Автор әрмән тарихчысы Мовсес Хоренасиның: “Тюркоязычные племена булгар освоили берега Волги за 200 лет до Рождества Христова” кебек кызыклы фикерләрен китерә.

Эшмәкәр Ильяс Шәкүров үз акчасына 5000 данәдә русча-татарча сөйләүлек бастырды. Җыентыкны ул халыкка бушлай тарата һәм шәһәрдә зур иганәчеләр исемлегендә санала.

Икенче зур эшбатырларның берсе – ул Гомәр Батыршин. “Булгарская цивилизация на Волге” исемле китапны 1000 данә белән бастырып, халыкка таратты. Тиражны кабатларга тора. Китапның авторлары: тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, “Ислам – Нур” газеты мөхәррире Фәрид Ширияздан.

Гомәр Батыршин – Самар шәһәренең Зубчаниновка бистәсендә таш мәсҗед салдырган эшбатыр да. Тарихта беренче мәртәбә Кошка авылында таш мәсҗед сафка басты. Манарага айны үз акчаларына агалы-энеле эшбатырлар Тәлгат һәм Рифкат Хуҗиннар ясады.

Самарда илле балага исәпләнгән шәхси татар балалар бакчасы ачылды.

Сөмбелә бәйрәменә Денис авылы үзешчәннәре һәм шул авылның уңганнары килде. Затлы, кыйммәтле бүләкләрне эшбатырлар Миннәхмәт Халиуллов, Рифкат Хуҗин, Рәшид Нурмөхәммәтов, Расыйх Латыйповлар тапшырды.

Узган ел Самарның тарихи мәсҗеденә 120 ел тулу белән дә истә калачак. Шулай ук Самар дуслык йортына ун ел тулды. Юбилейга бинаны танымаслык итеп матурайттылар.

23 еллык тарихы булган “Туган тел” җәмгыяте Дуслык йортын булдыруда зур көч куйды. Моны хакимияттәгеләр дә таный. Юбилей алдыннан җәмгыять мөдиренә телеэкранда вакыт та бирделәр.

Бәйрәм көнне җәмгыять бүлмәсендә зур-зур күргәзмәләр оештырылса да, кунаклар милли ризыклар белән сыйланса да, татар газетлары саналган “Бердәмлек” һәм “Азан” бу турыда ләм-мим.

Сызран шәһәрендә 200 меңгә якын кеше яши. Шуларның ун меңе – татарлар.
Ун мең татар өч мәсҗед тота. Шәһәр түрәләре 450 намазчыга исәпләнгән дүртенче мәсҗед салырга урын бирде. Сызран хәзрәте Илгизәр Сәгъдиев түрәләр алдында дәрәҗәле мулла санала. Аның тырышлыгы белән шәһәр гимнына мәчет сүзе кертелгән.

Узган елгы сайлаулар Самар төбәгендә “Бердәм Русия”нең артка чигенүен раслады, большевикларның калкуын күрсәтте. Атаклы Гали авылында сайлаучыларның 5,6%ы тавышларын ЛДПРга биргән.

Самарның күренекле эшмәкәре Ринат Яһүдин Дәүләт Думасына ЛДПР исемлеге белән депутатлыкка үтте. Гомәр Вәлитов, компартия исемлеге белән депутат булып, Өлкә думасына узды.

Самар өлкәсендә татар милли хәрәкәте үсештә дип әйтәсе килә. Җитәкчелеккә булдыклы ирләр килә. Ел ахырында Җигүле шәһәрендә шәһәр мохтарияте оештырылды. Бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе – Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган музыкант Марат Рәсүлев.

Үтә дә зыялы шәхес үз тирәсенә татар йөрәкле ирләрне туплый алган. Шәһәр тарихында беренче мәртәбә мәсҗед салырга җир алган. Руслар тарафыннан каршылыклар зур булган. Ноктаны шәһәр түрәсе куйган.

Залда урысларга мөрәҗәгать итеп, түбәндәге сүзләрне әйткән мэр: “Балалар йортында бер татар баласы юк. Картлар йортында бер татар карты юк. Без урысларга яшәргә әле татарлардан өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк. Мин татарларга мәчет салып бирәчәкмен”, дигән.
XS
SM
MD
LG