Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:06

Протест чараларына һәркемнең үз карашы


Казанда 24 декабрьдә булган протест чарасы

Казанда 24 декабрьдә булган протест чарасы

“Шәһри Казан” 24 декабрь митингларына игътибар бирүне кирәк санамады. “Ватаным Татарстан” резолюцияне бастырды. “Татарстан” телевидениесе полиция эшенә игътибар итте.


Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин 27 декабрь көнне дәүләт думасына булган сайлау нәтиҗәләрен кире карарга җыенмауларын белдерде. Бу хакта ул Халык фронты шурасының утырышы вакытында әйтте. Путин сүзләренчә, сайлау нәтиҗәләре мәхкәмә аша гына гамәлдән чыгарыла ала.

4 декабрьдәге парламентка сайлау нәтиҗәләренә протест белдереп 10 һәм 24 декабрьдә үткән чараларга мөнәсәбәттә Путин оппозицияне киләчәккә програмнары булмауда тәнкыйтьләде. Аның фикеренчә, оппозиция сайлауга тискәре мөнәсәбәт тудыру өчен тырыша. Путин оппозиция лидерлары гамәлләрен троцкичыларныкына охшаш, бернинди максатсыз алга хәрәкәт итү сыман дип бәяләде.

Борис Немцов

Борис Немцов

Хөкүмәт башлыгының бу белдерүе, оппозициядәге сәясәтче Борис Немцов фикеренчә, мәйданнарга тагын да күбрәк кешеләр чыгуга гына этәрәчәк.

“Без аның оятсызлыгына, саташуына, халыкка нәфрәт белән каравына күнектек инде. Безне ул туктатмаячак. Аның бу сүзләре кешеләрне киләчәктә булачак протестка берләштерәчәк кенә. Киләсе чарага 100 мең түгел, ә 500 мең кеше чыга икән, моны үзенең оештырганлыгын белеп торсын”, диде Борис Немцов.

24 декабрьдә Мәскәүнең Сахаров урамына җыелган 120 меңләп кешенең җиде бүлектән торган резолюция кабул итүенә Русия хөкүмәте башлыгының мөнәсәбәте әнә шулай булды. Резолюциядә сайлау нәтиҗәләрен кире кагу, думага яңа гадел сайлау үткәрү, Чуровны эштән алу, хәрәмләшүләрне тикшерү, гаеплеләрне җәзага тарту һәм башка таләпләр дә бар иде.

24 декабрь көнне Русиянең башка шәһәрләрендә үткән протест чараларында да шуңа охшаш таләпләр кабул ителгән иде. Әмма рәсми, хакимият акчасына көн күрүче мәгълүмат чаралары ул таләпләр турында артык сүз куертып тормауны хуп күрде. Протест чараларын һәркем үзенчә бәяләде.

“Татарстан” игътибарны полициягә юнәлтә

“Россия” каналының Татарстандагы бүлеге (ВГТРК “Татарстан”) Казанның Меңъеллык мәйданында булган чараны 25 декабрь көнне күрсәтте. Митингта чыгыш ясаучыларның фикерләре дә җиткерелмәде, протест чарасы ахырында кабул ителгән карар турында да бер сүз дә булмады. Бары тик митингта катнашучы берәүнең: “Без монда ватандашлык җәмгыяте туып килүнең башлангыч нигезләрен күрәбез, бу әле озын юл булачак”, дигән сүзләре генә җиткерелде.

Фирдүс Гыймалтдинов

Фирдүс Гыймалтдинов

50 секундлык бу язма “Төп максат – тәртип тәэмин итү” дип аталды (шул исем белән интернетка да эленде) һәм полиция хезмәткәрләренең тәртип саклауда фидакарь хезмәтен яктырту төсмерен алды.

“Татарстан” телерадиокомпаниясе башлыгы Фирдүс Гыймалтдинов сүзләренчә, Казандагы бу чарага һәр мәгълүмат чыганагы үзенчә мөнәсәбәт белдергән. Өстән кушучылар булмаган.

“Һәркемнең үзенең редакцион сәясәте бар. Кемдер аны яктыртуны кирәк саный, кемдер кирәксенми. Хәзер өстән тегене күрсәтмәгез, моны күрсәтмәгез дигән әйбер юк”, ди Гыймалтдинов.

“Шәһри Казан” Казан митингында яңалык күрми

“Шәһри Казан” газетасы исә, Татарстан башкаласында 24 декабрь көнне булган бу чарага әһәмият бирүне кирәк санамаган. Бу басманың баш мөхәррире Мансур Мортазин сүзләренчә, алар 24 декабрьгә кадәр булган протест чаралары уңаеннан берничә мәкалә биргәннәр инде һәм шуның белән җитеп торыр дигән фикергә килгәннәр.

Мансур Мортазин

Мансур Мортазин

“Ул мәкаләләрдә без сайлауларның гаделсез узуына, хакимиятнең халык гозеренә, фикеренә колак салыр вакыт җиткәнлегенә, ялган белән генә алга таба барып булмаячагына басым ясарга тырышкан идек. Иртәме-соңмы, барыбер ялган өскә калкып чыга. Сайлау бу юлы гына түгел, ә гел шулай узды. Бу юлы вакыты килеп җиткән булгандыр, каршылык белдерделәр.

Соңгы митингка килгәндә, Мәскәүдәгесе турында да, мондагысы турында да язмадык. Әллә ни артык зур үзгәрешләр күрмәдек”, ди Мортазин.

“Ватаным Татарстан” митинг резолюциясенә игътибар итә

“Ватаным Татарстан” газеты исә, башка мәгълүмат чараларыннан аермалы буларак Казандагы митингның нәтиҗәсен, кабул ителгән резолюциядәге төп фикерләрне дә бастырды.

“Чара нәтиҗәсе буларак, сайлауны гамәлдән чыгару турында референдум үткәрү, Русия һәм Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисләрен вазифаларыннан алу һәм башка теләкләрен үз эченә алган резолюция кабул ителгән. Ул Русия президенты, премьер-министры һәм Татарстан президентына юлланачак”, дип яза “Ватаным Татарстан” газеты.

Миңназыйм Сәфәров

Миңназыйм Сәфәров

Бу басманың баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров әйтүенчә, “балык шулпасының шулпасы” булмасын өчен, ягъни үз күзләре белән күреп, үз колаклары белән ишетсен өчен протест чарасына алар журналист җибәргәннәр. Митингтан соң газетның чираттагы саны дүшәмбе генә дөнья күргәнлектән репортаж биреп торуны кирәк санамаганнар.

“Репортаж бирүдән баш тарттык. Көне үткәннән соң ул турыда сөйләп тору кызык түгел, чөнки радиода сөйләнгән, телевизордан күрсәтелгән була. 24 декабрь көнне Мәскәүнең рәсми каналлары да ачыктан-ачык күрсәтте. Шуңа күрә, анда тупланган мәгълүматны бәя бирү һәм анализ максатында алга таба кулланмакчы булабыз. Яңа ел алдыннан калын атналык бер газетабыз чыгасы бар. Бу чара турында мәгълүмат төрле форматта чагылыш табарга мөмкин. Мин башыбызны тәвә кошы кебек комга тыгып тору ягында түгел”, ди Сәфәров.

24 декабрьдә федераль каналлар Путинга каты гына бәрелеп алды

Татарстанда хөкүмәттән финансланучы, ягъни республика халкы акчасына көн күрүче мәгълүмат чараларыннан аермалы буларак, федераль каналлар 24 декабрь көнне булган протест чаралары барган вакытта ук сюжетлар күрсәтте.

“Россия 24” каналы көндезге үк Сахаров урамы белән туры элемтә урнаштырды. 10 декабрьдә исә Сазлык мәйданындагы митингны алар күрмәмешкә тырышкан иде. Мәскәү каналлары, татарстаннардан аермалы буларак, Путинга каршы әйтелгән фикерләрне дә җиткерде. Мисал өчен, НТВ да 16 сәгатьтә булган яңалыклар вакытында “митингта чыгыш ясаучыларның күпчелеге Владимир Путинның кабат президентлыкка намзәт булуына каршы”, дигән фикер әйтелде. Алексей Пивоваров кичке “Сегодня” тапшыруын: “Сахаров урамына җыелганнар парламентка сайлауда хәрәмләшүләргә генә түгел, ә Владимир Путинны президент итеп сайлауга да каршылык белдерде”, дип башлады.

"Коммерсант" газеты язуынча, эре медиаширкәтнең җитәкчесе "митингны яктыртырга бары тик шимбә көнне генә, ул башланырга бер сәгать чамасы вакыт кала гына рөхсәт ителде" дип әйткән. Эфирга нәрсә биреләчәге, митингның кайсы яктан яктыртылачагы шимбәгә кадәр аныкланмаган булган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG