Accessibility links

Оренбурның татар балалары Чыршы бәйрәменә җыелды


Бәйрәмдә
Бәйрәмдә

26 декабрьдә Оренбурның иллеләп татар баласы чыршы тирәсендә күңел ачты. Балалар өчен Яңа ел бәйрәмен Әхмәт бай Хөсәенов исемендәге Оренбур төбәгенең татар эшмәкәрләре берләшмәсе белән берлектә “Созвездие” хезмәткәрләре оештырды.


Чыршы, роликлар,чәк-чәк – боларның барысы бергә күңелле Яңа ел бәйрәменә әйләнде. Бу көнне Оренбурның 38нче санлы татар телен тирәнтен өйрәнүче мәктәп укучылары, Татар Каргалы һәм Алабайтал авылларының мәктәп балалары шәһәрнең Степной бистәсендә урнашкан “Созвездие” күңел ачу комплексына чакыру алды.

“Әлеге бәйрәмне социаль яктан тәэмин ителмәгән гаиләләрдән булган балалар өчен оештырдык”, дип сөйләде Оренбур татар эшмәкәрләренең рәисе Әнвәр Искәндәров.

Чыршы тирәсендә
Чыршы тирәсендә
Бәйрәм гүзәле тирәсендәге уеннар таныш та, күңелле дә булса, роликларда шуу – балаларның күпчелеге өчен яңалык булды. Кулыңа беренче тапкыр таныш булмаган әйберне тотып карау һәм аңарда шуып та карау – балаларга зур шатлык китерде.

Эшкуарларның максаты – Яңа ел алдыннан балаларның күңелләрен күрү белән бергә, төбәктә яшәүче татар балаларын таныштыру да иде. Оренбур җирлегендә эшләп гомер итүче татар эшмәкәрләрнең Әхмәт бай Хөсәенов исемендәге оешма барлыкка килгәненә дә нәкъ бер ел булды. Оешманың максаты: татар халкы үсешенә ярдәм итүдән, милли мәдәниятне, мәгарифне,татар халкының үзенчәлеген саклаудан гыйбарәт.

Оренбур татар эшмәкәрләре оешмасы, әлбәттә, буш урында төзелми.Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театры каршында, берничә ел дәвамында, “ Берлек” фонды эшләп килә. Мөхтәр Хәсәнов җитәкчелегендәге әлеге фонд татар театрына ярдәм итү максатыннан чыгып оештырылды. Соңгы елда фонд үзенең эшчәнлеген киңрәк тә җәелдерде.

Балалар роликларда да шудылар
Балалар роликларда да шудылар
Шулай да Оренбур җирлегендә яшәгән 165 меңнән артык татарның милли проблемалары көннән-көн күбрәк чыгымнар таләп итә. Шул сәбәпле, зуррак малтабарлар оешмасын төзү көн тәртибендә иде. Хәзер инде татар эшмәкәрләрнең исемлегендә 70кә якын милләттәшебез бар. Әлбәттә, бу оешма сафында “Берлек” фонды әгъзалары да күп. Барлык эшләр шулай берлектә башкарыла.

"Андый эшләрнең берсе – “Туган телне сөючеләр” клубын оештыру булды. Татар телен өйрәнү дәресләре башта шәһәрнең Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәдә ачылды һәм бер ел эшләде. Аннан дәресләр Оренбурның Степной районында яшәгән укучылар өчен дә ачылды.Бу клуб эшчәнлеге “Дала утлары” кафесы бинасында үтә.Яшьләр арасында хәзерге вакытта татар теленең көче һәм кирәклеге үсә. Бүгенге көндә бу ике курсларга 70ләп кеше йөри. Шуны да әйтергә кирәктер:өйрәнүчеләр өчен клуб түләүсез, ә укытучыларга хезмәт хакын эшмәкәрләр түли.

Татарлар белән бәйләнгән бер генә чара да эшмәкәрләрдән башка үтми.Мәсәлән, өлкә Сабантуенда батырга машина бүләк иттек. Һәрбер үткәрелгән чарада катнашырга тырышабыз. Киләсе елга да планнарыбыз шулай бергәләп, ярдәм итеп яшәү”, дип сөйләде Оренбур татар эшмәкәрләрнең рәисе Әнвәр Искәндәров.
Бәйрәмдә
Бәйрәмдә
XS
SM
MD
LG