Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:44

Хөсни Мөбәрәкне хөкем итүче мәхкәмә үз эшен яңартты


Хөсни Мөбәрәк

Хөсни Мөбәрәк

Каһирәдә Мисырның хакимияттән бәреп төшерелгән президенты Хөсни Мөбәрәкне хөкем итү эше өч ай чамасы дәвам иткән тәнәфестән соң бүген яңартылды.

Мөбәрәк бу елның февралендә хөкүмәткә каршы чыгучы демонстрацияләрдә 850-ләп кешенең үтерелүенә бәйле булуда гаепләнә. Әлеге халык күтәрелеше нәтиҗәсендә ул февраль аенда хакимияттән китәргә мәҗбүр булды.

Мөбәрәкне мәхкәмә залына авыру ятагында алып керделәр. 83 яшьлек Мөбәрәкнең йөрәге авыру һәм ул хәрби хастаханәдә сак астында ябып тотыла.

XS
SM
MD
LG