Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 10:57

Зюганов белән Жириновский президентлыкка намзәт булып теркәлде


Геннадий Зюгаов (с) һәм Владимир Жириновский

Геннадий Зюгаов (с) һәм Владимир Жириновский

Русия үзәк сайлау комиссиясе КПРФ һәм ЛДПР фиркаләре җитәкчеләре Геннадий Зюганов белән Владимир Жириновскийны президентлыкка намзәт итеп теркәде.

Моңарчы президентлыкка намзәт булып хакимияттәге “Бердәм Русия” намзәте, премьер-министр Владимир Путин һәм “Гадел Русия” фиркасе җитәкчесе Сергей Миронов теркәлгән иде.

Намзәт буларак теркәлергә җыенучы тагын алты кешегә 18 гыйнварга кадәр үзләрен яклаучы ике миллион имза җыярга кирәк. Алар арасында “Яблоко” фиркасе вәкиле Григория Явлинский, эшмәкәр Михаил Прохоров һәм Оренбур өлкәсендә яшәүче татар эшмәкәре Ринат Хәмиев тә бар.

XS
SM
MD
LG