Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:50

Самоа һәм Токелау бу елны бер тәүлеккә кыскарта


Тын океандагы ике утрау дәүләт Самоа һәм Токелау бүген төнлә вакытны бер тәүлек алга күчерә. Пәнҗешәмбедән соң алдагы җомга булып тормыйча шимбә, 31 декабрь башланачак.

Алар көн алмашы сызыгының икенче ягында урнашкан төп сәүдә партнерлары, күрше Яңа Зеландия һәм Австралиягә яраклашырга булды.

Самоа премьер-министры Саилеле Малиелогаи вакыт аермасы зур булу сәбәпле бу илләр белән сәүдә хезмәттәшлегендә атнасына ике көн югала иде диде.

XS
SM
MD
LG