Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:01

Пенсионерлар юл ташламасын кисмәүне таләп итә


29 декабрьдә Казанның ике урынында ризасызлык чарасы үтте. Аның берсе дәүләт шурасы алдында булса, икенчесе министрлар кабинеты каршында оештырылды. Чаралар икесе ике урында уздырылса да, анда катнашучыларның таләпләре бертөрле иде. Урам җыенын оештыручылар да, анда катнашучылар да Татарстан хөкүмәтеннән пенсия яшендәгеләргә бушлай бирелә торган автобуста йөрү ташламасын үз көчендә калдыруны сорады.


Быелның 10, 18 һәм 24 декабрь көннәрендә дума сайлауларына ризасызлык күрсәтү максатыннан оештырылган урам җыеннарында күбрәк яшьләр һәм урта буын вәкилләре катнашса, бүген уздырылган пикетларга күбрәк пенсия яшендәгеләр чыкты.

Катнашучылар Татарстан җитәкчелегеннән 2012 ел башында гамәлгә керәчәк пенсия яшендәгеләрне җәмәгать транспортында ташламалы йөрү хокукыннан мәхрүм итәчәк карарны юкка чыгаруны таләп итте.

Бару бушлай, кайтуын үзең кара

Дөрес, хакимият пенсиядәге кешеләргә бер мөмкинлек бирә анысы – аларга яңа елдан аена 30 тапкыр автобуска бушлай утыруны тәкъдим итә. Тик шунысы да бар – мондый хокукка ия булучылар аена 15 тапкыр гына җәмәгать транспортыннан файдалана алачак. Чөнки шәһәрнең икенче бер очына шәһәр транспорты белән барган кеше кайтканда да шундый ук транспорттан файдалана бит.

ТИҮ пенсиядәгеләр хокукын яклый

Татар иҗтимагый үзәге Татарстан дәүләт шурасы алдында оештырган урам җыены бүген иртәнге 9 тулганчы ук башланып китте.

ТИҮ чарасында таләпләр татарча да яңгырады

ТИҮ чарасында таләпләр татарча да яңгырады

Катнашучыларның кулларында уртасында ай-йолдыз булган кызыл һәм яшел байраклар, кайберәүләрендә хакимияткә атап язылган язуларны күрергә мөмкин иде. Әлеге язуларда: “Халиков! Пенсиядәгеләрне таларга оят түгелме?”, “Депутатлар! Пенсиядәгеләрне йә яклагыз, йә китегез!”, "Сайлаулар үткәч пенсиядәгеләрне таларга да ярыймы?”, “Без Татарстанда Испаниядәге каталоннар һәм Финляндиядәге шведлар кебек яшәргә телибез”, дигән җөмләләр язылган иде.

Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Юныс Камалетдинов, "Татарстан хакимияте бер елны шушыңа охшаш 122нче санлы карар чыгарып караган иде ташламаларны бетерергә дип. Ул вакытта Камал театры янында меңгә якын кеше җыелып, үз ризасызлыгын белдерде. Монысында да шуңа охшаш бер карар кабул ителгән", дип белдерә.

“Күрше республикалардан үрнәк алырга кирәк”

"Бу карарның эчтәлеге генә башкачарак күренә. Татарстан министрлар кабинеты чыгарган пенсиядәгеләргә кагылышлы карар белән халык канәгать түгел. Пенсиядәгеләрне яңадан талыйлар. Моңа түзеп булмый бит. Без бит күп нәрсә сорамыйбыз. Безгә 344 сумга сатыла торган ташламалы транспорт картасын яңа елда да шулай калдырсыннар дип әйтәбез. Без бит олы кешеләр. Ник безне шулай мыскыл итәләр?

Әнә Башкортстан, Чуашстан кебек күрше республикаларда ташламалар Татарстандагыдан яхшырак. Ник алардан үрнәк алмаска? Ә бездә кемнәрдер бу акчалардан файдалана һәм без – пенсиядәгеләрне талый", дип белдерде Юныс Камалетдинов.

Башка республикалар, башка төбәкләр дигәннән, Омскида туып-үсеп, хәзер Татарстанда яшәүче Фирзәнә Кулиева, "Татарстан хөкүмәте яңа ел алдыннан безнең күңелне бик тә төшерде. Омскида да шул ук пенсиядәгеләр яши, ләкин анда хәл башкача", дип белдерә.

Фирзәнә Кулиева

Фирзәнә Кулиева

"Мин Омскидан 300 км ераклыкта торам. Омскидан үз туган ягыма пенсия кенәгәсен күрсәтеп бушлай кайтам. Әмма хәзер минем икенче ватаным – Татарстан. Республикада газы да бар, нефте дә бар. Завод-фабрикаларыбыз эшләп тора. Безнең юл йөрү мөмкинлегебез ничек булган, шулай калсын иде. Безнең Татарстанның моңа гына хәле бар бит. Картлар турында уйласалар, бу безгә бер горурлык булыр иде", ди Фирзәнә Кулиева.

Пикетка килгән репрессия корбаны Люция Хәбибрахманова, "без яшь чакта халык дошманы балалары дип аталып, урамга чыгарга ояла идек, инде хәзер тыныч тормышта да урамга чыгу авырлаша бара", ди.

“Ачның хәлен тук белми”

"Без бит чит илләргә юлламалар сорамыйбыз. Без бит Казан эчендә йөри торган транспорт ташламаларын калдыруны гына сорыйбыз. Хәзерге хуҗалар ачлык та, сугыш авырлыгы да күрмәгән. Аларның әтиләре сугыштан кайтып, алар рәхәттә генә яшәгән кешеләр шул. Шуңа күрә алар безнең хәлне белмиләр. Без бу хәлгә бер дә риза түгел, безнең йөрәкләребез рәнҗүле", дип белдерде Люция Хәбибрахманова.

70 яшьлек Фәүзия ханым совет заманын искә төшереп, "хәзерге хакимият пенсиядәгеләрнең хәлен белми, безгә сәдака түгел, тиешле күләмдә пенсия бирелсен, аннан соң юлда ташламасыз да йөрергә риза", ди.

"Минем 42 ел эш стажым бар. Заманында минем Питрәч районындагы бакчама бару 35 тиен тора иде. Ә хәзер 85 сум. Барып кайту 170 сумга төшә. Мин бит һәр көнне бу кадәр акча түләп йөри алмыйм. Хөкүмәт, җитәкчелегебез бу турыда уйлый микән? Без эшләгән, без төзеп биргән биналарда утыралар бит. Безгә элеккеге пенсияне бирсеннәр алайса. Безгә кирәкми сәдака сорашу", дип белдерде казанлы Фәүзия ханым.

Син дә мулла мин дә мулла, атка печән кем сала?

Бүген дәүләт шурасы алдында оештырылган пикетта берничә дистә кеше генә катнашты. "Моның сәбәбе – пенсиядәгеләрнең юл йөрү мәсьәләсе буенча мондый пикетның әле башка урында да оештырылган булуында", дип белдерде урам җыенына килүчеләр. Казанлы Әминә ханым бу хәлгә карата үз фикерен бәян итте.

Хафиз Миргалимов пенсиядәгеләрнең гозерләрен тыңлый.

Хафиз Миргалимов пенсиядәгеләрнең гозерләрен тыңлый.

"Министрлар кабинеты янында КПРФ җыела, тагын кайдадыр ветераннарны җыялар. Монда менә ТИҮ пикет оештыра. Әмма үзара берләшеп бер урында бу пикетны уздырырга уйламыйлар. Белмим, безне әнә шулай итеп аерып, әз генә кеше килде дип күрсәтергә уйлыйлар ахры", ди Әминә ханым.

Әминә ханымның сүзләре, чыннан да, дөрес булып чыкты. Министрлар кабинеты каршында коммунистлар партиясенең кызыл байраклары җилфердәгән урында да бер төркем пенсия яшендәгеләр фирканең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимовны әйләндереп алып, аңа үз гозерләрен җиткереп торулары күренде.

“ТИҮ белән КПРФ аерым булса да, икесе дә халыкны кайгырта”

Миргалимов үз чыгышында Татарстан халкының хакимият чыгарган карарларга каршы берләшеп үз сүзен әйтә алмавы турында бәян итте. "Ни өчен коммунистлар партиясе үзе шушындый пикетларны берләшеп үткәрми, бер якта – татар иҗтимагый үзәге, икенче яктан – коммунистлар партиясе ризасызлык белдерә?" дигән сорауга ул:

"Бу карарны дәүләт шурасы түгел, министрлар кабинеты кабул итте. Шуңа күрә без монда җыелдык. Күрсеннәр, дип монда җыелырга уйладык. Мин бүгенге сессия утырышында да бу мәсьәләне күтәрәчәкмен. Хәтта көн тәртибенә чыгарачакмын. Андагы эшнең нәтиҗәсен халыкка җиткерәчәкбез. Бу әле башы гына.

ТИҮнең үз юнәлеше, КПРФның үзенең юнәлеше. Әмма бу юнәлешләр бергә тоташа. Без әле бергәләшеп Ирек мәйданына чыгып үз тавышыбызны министрлар кабинетындагы түрәләргә җиткерергә тиешбез. Пенсиядәгеләргә кагылган карар гамәлдән чыгарылырга тиеш. Әгәр карар гамәлдән чыгарылмый икән, без 9 гыйнварда Ирек мәйданында үз карарларыбызны кабул итәчәкбез", дип белдерде коммунистлар фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов.

Миргалимов 9 гыйнварда “Ирек” мәйданында булачак урам җыены өчен шәһәр хакимиятеннән рөхсәт алынуын да әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG