Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евро 2012 елда исән калырмы?


Европа берлеге җитәкчеләре еврога ышанычны ныгыту өчен яңа план тәкъдим итте. Әмма киләсе елда аның гамәлгә ашуы икеле.

Ел тәмамланып килгәндә күпләр киләсе елда көтүче проблемнарның берсе буларак евро язмышы турында да уйлана. Күптән түгел Европа берлеге җитәкчеләре еврога ышанычны ныгыту өчен яңа план тәкъдим итте. Әмма күпләр киләсе елда бу планның гамәлгә ашачагына шик белән карый.

2012 ел зур кыенлыклар кичерүче еврозона өчен хәлиткеч ел булырга охшый.

Германия белән Франция декабрь аенда Брюссельдә тәкъдим иткән евроны коткару планы Европаны берләштереп евроны коткарып калачак яки үзара каршылыклар нәтиҗәсендә уңышсызлыкка дучар булачак.

Март аенда хөкүмәтара килешү рәвешендә рәсмиләштереләчәк бу планның уңышка ирешү яки ирешмәвенә бәйле рәвештә Европа алда торган ике юлның берсеннән китәргә охшый.

Ул юлларның берсе - Икенче дөнья сугышыннан соңгы юнәлештә барып сәяси һәм икътисади интеграцияне дәвам итү. Икенче юл – еш кына үзара тарткалашучы көндәш дәүләтләр буларак элекке традицион үткәнгә кире кайту.

Бу шактый куркыныч фараз булып күренсә дә, еврозонада өч ел дәвам иткән кризис нәтиҗәсендә инде моны беркем, хәтта Европа җитәкчеләре үзләре дә кире какмый.

Европа берлеге җитәкчеләре 9 декабрьдә яңа планны тәкъдим иткәннән бирле аны алга баруның мөмкин булган бердәнбер юлы итеп сурәтләп килә. Еврозонадагы 17 ил өчен генә түгел, Европа берлегендәге барлык 27 ил өчен дә. Алар шулай ук бу планның бертавыштан диярлек хуплануын да белдерде.

Һосе Мануэль Барросу
Һосе Мануэль Барросу
Европа комиссиясе президенты Һосе Мануэль Барросу 13 декабрьдә Страсбургта Европа парламентында чыгыш ясап: “Бу 17 плюс илнең түгел, ә 27 минус илнең килешүе. Узган атнада берлек әгъзасы булган илләрнең күпчелегенең дәүләт яки хөкүмәт башлыклары Европа интеграциясе юлыннан финанс тотрыклылыгы берлегенә таба барырга әзер булуларын белдерде. Алар әзрәк түгел, күбрәк Европа телиләр”, - диде.

Яңа план инвесторларның еврога ышанычын арттыру өчен акчаны артык күп туздыручы илләрдән акчаны сак тотуны гына сорап калмыйча, акчаны җанга калдыру планын үти алмаган илләргә карата чикләүләр кертүне дә күздә тота. Моңарчы күрелмәгән бу адым чынлыкта евроны саклап калу өчен Европа берлеге илләре суверенлыгының тагын да зуррак өлешен Брюссельгә тапшыра.

Әмма кайбер илләр моны Европа интеграциясенә таба артык зур адым дип бәяли. Шуларның берсе - Британия бу планны хуплаудан баш тартты. Һәм мондый каршылык бу планны Брюссельдә хуплаган кайбер илләрнең хөкүмәтләре өчен аның үз илләрендә хуплануын шактый кыенлаштырырга мөмкин.

Лондонның Легатум институтындагы икътисад белгече Дэлибор Роһач: “Минемчә иң зур проблема бу килешүне Европаның перифериясендәге илләрнең хөкүмәтләре яклавына ирешү булачак. Греция яки Италия яки Португалия кебек илләр үзләренең финанс эшләрен тәртипкә китерү өчен чыннан да бик нык тырыша. Бик еш кына бик зур социаль кыскартулар хакына һәм бик еш кына үз икътисадларының үсүен киметү хисабына. Һәм, әгәр дә ул илләрнең хөкүмәтләре бу килешүгә үз халыкларына карата кырыс чаралар аша барса һәм әгәр дә алар үз бюджетларының суверенлыгыннан чынлап торып баш тартырга тырышса, бу ачуга һәм халыкның каршы чыгуына китерәчәк. Без мондый каршы чыгуларны Греция кебек җирләрдә күрәбез инде", диде.

Бу ачуның милләтчелек рәвешендә чагылуының бер сәбәбе Европа проблемын чишү планының Германия планы дип исәпләнүе була ала.

Еврозонаны коткару өчен аеруча күп акча бүлгән Германиядә кризис хәлендәге илләрне коткару өчен тагын да акча бирү карары зур ризасызлыкка очрый. Шуңа күрә Берлин ул илләргә дәва буларак сакчыллык һәм тырышып эшләү кебек алман кыйммәтләренә нигезләнүче модельне тәкъдим итә.

Германия тәкъдим иткән формула нигезендә, перифериядәге илләр акчаны сак тота, ә Европа берлегенең икътисади моторы булган Германия икътисади үсеш тәэмин итү өчен үзенең экспорт сәнәгатен куллана һәм евроны ныгыта.

Әмма бу модельнең ничек эшләячәге әле икеле.

"Перифериядәге илләр үзләренең көндәшлек сәләтен югалтачак, Германия экспортны тәэмин итәргә әзер булса да, дөнья икътисады һәм Европаның калган өлеше депрессиядә булганда, барыбер экспортлау өчен ул кадәр күп урын да калмаска мөмкин. Шуңа күрә мин моны эшли алачак модель дип күрмим", ди Роһач.

Күптән түгел Германия үзәк банкы бурычлар кризисы сәбәпле ил икътисадының киләсе елда кисәк акырынаячагын фаразлады. Быел тулаем җитештерү күләме 3 процентка арткан булса, 2012 елда бу үсеш 0,6 процент кына булыр дип көтелә.

Яңа планга еврозонаның кайбер өлешләрендә генә түгел, Европа берлегендә булып әлегә еврога кушылмаган кайбер илләрдә дә шик белән карыйлар.

Декабрь уртасында Чехия премьер-министры Петр Нечас зур бурычларга баткан илләрне коткару өчен Халыкара Валюта фондына 200 миллиард евро туплауда берлек илләренең һәрберсе катнашырга тиеш дигән шарт белән шәхсән үзе килешмәвен әйтте.

Варшауда да меңнәрчә кеше Польшаны Европа берлегенә ныграк интеграцияләү тәкъдименә протест белдереп митингка чыкты. Хөкүмәт исә тәкъдим ителгән килешүгә ныклы хуплау белдереп килә.

Болар барысы да тәкъдим ителгән килешүне гамәлгә ашыруда чыгачак кыенлыкларның беренче билгеләре булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG