Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядәге бәрелешләрдә тагын сигез кеше үтерелде


Сүриядә иминлек көчләре белән бәрелешләрдә бүген сигез кеше һәлак булды. Бу турыда Сүрия кеше хокукларын күзәтү үзәге белдерә.

Үзәк белдерүенчә, Гарәп лигасы илләре күзәтүчеләре килүгә карамастан, Сүриядә көч куллану дәвам итә.

Күзәтүчеләр иң каты бәрелешләр кичергән Һомс шәһәрендә дә булып китте. Бүген гарәп илләре күзәтүчеләре берничә төркемгә бүленеп Һама, Идлиб һәм Дәраа шәһәрләрендә эшләде.

Күзәтүчеләр төркеме җитәкчесе, Судан генералы Мостафа әл-Даби вәзгыятьне бәяләү өчен күзәтүчеләргә бераз вакыт кирәк булачак диде.
XS
SM
MD
LG