Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:48

АКШ белән Иран кискен белдерүләр алмашуны дәвам итә


АКШ белән Иран Һормуз бугазындагы вәзгыять турында кискен белдерүләр ясауны дәвам итә.

Иранның инкыйлаб сакчылары җитәкчеләреннән берсе Хөсәин Сәләми “без янауларга бары янаулар белән генә җавап бирәчәкбез диде.

Кичә АКШның Бишенче флоты җитәкчелеге Иранга Һормуз бугазы аша нефть ташуны блокадалау мөмкинлеге бирелмәячәк дигән иде.

Элегрәк Иранның югары вәкилләре атом програмына бәйле рәвештә Тәһранга каршы яңа икътисадый чикләүләр кертелгән очракта Һормуз бугазын ябу белән янады.

XS
SM
MD
LG