Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:10

Җанисәп нәтиҗәләре: татар да, башкорт та кимегән


Җанисәпче Равия Шәрәфуллина Казандагы бер гаиләдә сораштыру үткәрә. 2010 ел.

Җанисәпче Равия Шәрәфуллина Казандагы бер гаиләдә сораштыру үткәрә. 2010 ел.

2010 елда Русиядә үткән җанисәп нәтиҗәләренә күрә татарлар 240 меңгә, башкортлар 90 меңгә кимегән. Галимнәр моңа төрле сәбәпләр китерә.


Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты әгъзасы, профессор Марат Колшәрипов сүзләренчә, бу саннарга өстәгеләрнең тыгылганы үзен сиздереп тора.

“Демографик хәлне караган вакытта, бигрәк тә менә башкортларны, алар бит күбрәк авылда яши, соңгы елларда анда нык кына үсеш күзәтелә иде, соңгы халык исәбен алу нәтиҗәләре мине бик аптыратты. Җанисәп нәтиҗәләренә һәрвакыт өстән ниндидер тыгылу күзәтелә. Кайбер халыкны киметү, кайбер халыкны ясалма рәвештә үстерү күренеше күзгә нык чагыла. Монда өстән таяк тыгып болгату бар”, дип белдерде Марат Колшәрипов.

Дамир Исхаков

Дамир Исхаков

2002 елдагы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, Башкортстанда 200 мең татар кимегән иде. Ул вакытта татар иҗтимагый оешмалары да, кайбер сәясәтчеләр һәм галимнәр дә, бу кимү, татарлар мәҗбүри рәвештә башкорт итеп яздырылды һәм башкортлар ягына әвеш-тәвеш китерүләр дә күп булды, дип белдерде.

Тарих фәннәре докторы, галим Дамир Исхаков фикеренчә, Башкортстанда сигез ел элек башкорт итеп язылган татарларның 40-лап проценты соңгы җанисәптә үз милләтенә кире кайткан. Бу хәл дә, күрәсең, башкортларның кимүенә тәэсирсез калмаган.

Башкортстан дәүләт университеты көллияте директоры, сәясәт фәннәре кандидаты Әхтәр Босконов та, 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренең гадел булуына ышанып бетми. Татар һәм башкортларның кимүенә килгәндә ул, "соңгы вакытта ассимиляция тәэсире дә зур булды", дип әйтә.

“Мохит та үз йогынтысын ясый. Яшь балалар туа, алар бигрәк тә шәһәрләрдә урыс мохитында үсә. Күпләр катнаш гаиләләрдә туа”, ди Босконов.

Колшәрипов исә, "башкортлар бу кадәр үк кимергә тиеш түгел иде, чөнки күпчелек милләттәшләребез авылларда яши, аларның гаиләләре дә зур", дип әйтә.

Марат Колшәрипов

Марат Колшәрипов

“Мин беләм, кайсы халык калада күбрәк яши, мәсәлән урыслар, аларның саны кими. Ни өчен дигәндә, калада бәләкәй гаиләләр өстенлек итә. Бер балалы, хәтта бер бала да булмаган гаиләләр күп”, ди Колшәрипов.

2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда 2010 елга Русиядәге урыслар саны якынча 4 миллион 872 мең кешегә кимегән.

Дамир Исхаков татарларның 240 меңгә кимү сәбәпләрен, күпләрнең шәһәрләрдә яшәвеннән һәм җанисәп үткән вакытта аларның бу кампаниядән читтә калуыннан да күрә. Аның сүзләренчә, эре шәһәрләрдә яшәүчеләрнең өчтән бере җанисәптә катнашмаган, алар турында мәгълүмат милиция статистикасыннан гына алынган. “Бу очракта милләт күрсәтелми һәм без милләттәшләребезнең күпчелеген югалттык”, ди Исхаков.

Татарларның аз бала табуы, 2002 елдагы җанисәптә башкорт дип язылган татарларның 60%-лабы янә башкорт дип язылу, эмиграция һәм татардан болгар милләте булып аерылып чыгу, Исхаков фикеренчә, татарны киметүгә китергән сәбәпләр булып тора. Дүрт меңләп татар үзен болгар дип язган.

“XX гасырда Татарстан халкының этнодемографик үсеше” дип аталган хезмәт авторы Нияз Биктимиров “еТатар” сәхифәсенә катнаш гаиләләр дә татарларның кимүенә китерә дип белдерә. "Татарстанда өчтән бер бала катнаш гаиләдә туа", дип әйтә ул. Башка милләткә кияүгә чыгуны һәм өйләнүне елдан-ел күбрәк татарлар нормаль күренеш дип саный.

Рафаил Хәкимов

Рафаил Хәкимов

Русиядәге татарларның биштән бер өлеше соңгы җанисәптә ана телләрен белмәвен әйткән. Кайбер интернет басмалар бу хәлне Татарстандагы лингвистик сәясәтнең уңышсызлыкка очравы дип бәяләде.

Татарстан дәүләт шурасы депутаты, Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов, "башка сәбәпләре бар", дип әйтә.

“Бу өлкәдә дәүләт тә әллә ни нык эшләмәде. Депутатлар да. Алар зарлана, әмма үзләре нәрсә эшләде соң? Галимнәр ни эшләде? Университетта татфакны бетерделәр. Ничә буын татар галимнәре ул факультетны үстергән иде, Гафуров килде дә бетерде. Мәскәү кысса, бер хәл булыр иде. Монда оптимизация, базар икътисады дип бөтенесе котырды бит. Телне дә саталар, нине дә саталар. Нәрсә сата алалар, шуны саталар”, ди Хәкимов.

Дамир Исхаков әйтүенчә, моннан берничә ел элек үк алар 2025 елга татар халкы ярты миллионга кимиячәк, дип фаразлаган булган. Бу хакта язылган китап та бар. Бу хәлне булдырмый калу юллары бармы соң? Нәрсә эшләргә мөмкин?

“Иң беренче чиратта бала табуны арттырырга кирәк. Кимендә гаиләдә өч бала булырга тиеш. Икенчесе, үзебезнең милләт вәкилләрен башка бер милләткә дә җибәрмәскә, ягъни ассимиляциягә бирешмәскә. Шул исәптән, көчләп язуларга да каршы чыгарга кирәк. Өченчесе, халыкны исәпкә алганда халык үзе дә катнашырга һәм үзенең милләтен әйтергә тиеш. Менә шул очракта безнең сан кимемәс дип уйлыйм.

Милләт вәкилләре бу хакта үзләре дә күбрәк уйларга тиеш. Ул бит дәүләт эше генә түгел. Алга бару өчен халык күләме дә булырга тиеш. Татар болай да күп түгел ул. Әгәр үсмәсә, безгә алга китү мөмкинлеге бик чикләнгән булыр дип уйлыйм мин. Галимнәр арасында шундый күзәтүләр бар – алдагы дистә елларда кайсы халыкның саны күбрәк була, ул беренче урынга чыгачак. Кеше саны башка әйберләргә дә йогынты ясый, хәзер технологияләр дә тиз күчә. Халык күләме булмаса, аны кулланып баеп булмый. Күләм дә кирәк”, ди Исхаков.

Әхтәр Босконов

Әхтәр Босконов

Әхтәр Босконов фикеренчә, киләсе җанисәпкә татар да, башкорт та алдан ук аяк киенергә тиеш. Бу мәсьәләне уртага салып сөйләшеп, кулга-кул тотынып эшләргә вакыт җитеп килгәне күренә ди ул.

“Башкорт белән татарның киләчәк язмышына килгәндә, минем шуны әйтәсем килә – XX гасыр башында һәм аннан соң булган ниндидер чишелмәгән мәсьәләләрне артка ташлап, киләчәккә, шушы халыкларның язмышын, телен, мәдәниятен, тарихын – гомумән алганда, милли сәясәтен үстерүдә бүгенге көннән үк ихлас һәм берлектә эшләү бик кирәк.

Кемнедер башка милләткә, кемнедер бу милләткә язганнар дип сүз сөйлибез, ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыга. Бүген без, мөселман динендәге, Идел-Уралдагы бүтән халыкларга үрнәк булган халыклар буларак, киләчәктә методик рәвештә эш алып барырга кирәк. Безгә башка милләтләр дә карап тора. Җанисәпкә карасак, чуаш, мордва һәм башка бик күп халыклар ассимиляциягә бирелә. Бүген безгә интеллектуаль дәрәҗәдә, матбугат, интернет челтәрләре аша агарту һәм аңлату эшләре алып барырга кирәк”, ди Босконов.

Марат Колшәрипов фикеренчә, Русия демократия юлына басмый торып Мәскәүнең милләтләргә мөнәсәбәте дә үзгәрмәячәк, алга таба да сәясәт өчен кулай булган җанисәп нәтиҗәләре тәкъдим ителеп торачак.

“Чын мәгънәсендә демократик дәүләт булган очракта, бу хәлләр (җанисәптәге бу саннар – Н.А) булырга тиеш түгел. Кызганыч ки, Русиядә, Советлар заманында да, сәяси яктан игътибар көчле булды. Мин бер әйбергә генә игътибар иттем. Кавказда сугыш барды. Ул вакытта чеченнар күпләп кырылды. 2002 елгы җанисәпне күргәч, мин аптырап киттем. Чеченнарның саны шулкадәр нык арткан иде. Каян килеп чыккан соң бу дигән сорау туган иде. Бу саннарны сәяси яктан өстән торып иңдерәләр дигән фикер кала. Гомумән, халык исәбен алу нәтиҗәләре белән бер дә килешеп булмый. Тагын кемнәрнедер язма рәвештә урысларга кушканнар булып чыга инде”, ди Колшәрипов.

2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре

Русиядә башкортлар 1,584,554 (1.15%)
Русиядә татарлар 5,310,649 (3.87%)
шул исәптән:

Керәшеннәр 34,822
Себер татарлары 6,779
Мишәрләр 786
Әстерхан татарлары 7
Болгарлар – Исхаков сүзләренчә, 4 меңләп, алар җанисәп исемлегендә "өстә саналмаган башка милләтләр" дип аталган бүлеккә эләккән.

Башкортстан халкы 4,072,292

Руслар 1,432,906 (36.1%)
Башкортлар 1,172,287 (29.5%)
Татарлар 1,009,295 (25.4%)

Татарстан халкы 3,786,488
Татарлар 2,012,571 (53.2%)
Керәшеннәр 29,962 (татарлар исәбенә кергән)
Руслар 1,501,369 (39.7%)
Башкортлар 13,726 (0.4%)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG