Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:38

Шәһәр мәктәпләрендә, балалар бакчаларында Чыршы бәйрәмнәре уза. Татар гимназиясендә башлангыч сыйныф укучылары да бәйрәмгә җыелды.


Быел бизәлгән чыршы (аны ТИҮ президенты Фнүн Мирзаянов куярга ярдәм иткән), мәктәпнең икенче катындагы фойеда бизәлгән. Элекке елларда Чыршы бәйрәме зур актлар залында үтә иде. Янгынга каршы көрәш оешмалары залдагы урындыкларны беркетеп куярга тәкъдим ителүе сәбәпле, бәйрәмне коридорда уздырырга мәҗбүр булганнар.

“Чыршы бәйрәменә әзерлекне күптән алдан башладык. Балалар белән җырлар, шигырьләр өйрәндек”, дип уртаклашты башлангыч сыйныф укытучысы Раушания Дәүләтова.

Куянкай

Куянкай

Чыршы тирәсенә җыелган балалар башта җырлар башкарды, биеде, аннан соң әкият геройларының Яңа ел алдында булган маҗараларын күзәтте.
Балалар яңа елның сихри бәйрәм булуына ышанамы соң, нинди бүләкләр көтә? Әлеге сорауга Куян ролен башкарган бала Кыш бабайга хат язарга җыенуын һәм аннан бүләкләр өмет итүен җиткерде.

Балалар Кыш бабай, Кар кызына шигырьләрен сөйләде, аларның биргән табышмакларына җаваплар эзләде, бүләкләр алды. Ә Кыш бабай капчыгындагы татлы бүләкләрне милли-мәдәни мохтарият әзерләгән. Мохтариятнең рәисе Нәзирә Касимова: “Балаларны сөендерергә тырыштык, алар бу бәйрәмне бик көтеп ала бит”, диде.

Нәзирә Касимова

Нәзирә Касимова

Быел бәйрәм башка еллардан аермалы итеп әзерләнгән. Убырлы карчык ролен башкарган гимназиядә әле беренче ел гына эшли башлаган Ләйсәния Гатауллина үзенең элек гимназиядә укыган елларында ук шундый чараларда катнашуын, хәзер дә бик теләп Яңа ел кичәсен әзерләвен җиткерде. Кичәнең сценариен татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова язган. Быел алар татар халык әкиятләре геройларыннан тыш, башка образларны да керткән. “Җепшек һәм Дымлыбану образларын балалар аңлап та бетермәде кебек”, дип уртаклашты Ләйсәния. Алар турында киләчәктә дәресләрдә сөйләшергә булыр дип үзенә максат итеп куюын да әйтте.

Балалар, чыршы коридорда дип тормады, рәхәтләнеп биеде, җырлап күңел ачты. Кыш бабай һәм Кар кызы оештырган тапкырлар бәйгесендә катнашты.
Ләйсәния Гатауллина Убырлы карчык ролендә

Ләйсәния Гатауллина Убырлы карчык ролендә

XS
SM
MD
LG