Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең янгын булган су асты көймәсендә тикшерү башланды


Кичә янгын чыккан “Екатеринбург” су асты көймәсендә хәрби тикшерүчеләр эшкә кереште.

Русия Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин әйтүенчә, дистәләрчә шаһиттән сорау алынган, документлар өйрәнелә.

Аның әйтүенчә, янгын инде сүндерелгән диярлек, ут бары куркынычлы булмаган урыннарда гына калган.

Янгын нәтиҗәсендә тугыз кеше, шул исәптән гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ике хезмәткәре яраланган.
XS
SM
MD
LG