Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:07

Башкортстанда Яңа 2012 елны каршы алуга багышланган бихисап чаралар дәвам итә. Төрле оешмаларда, ширкәтләрдә быелгы елга йомгаклар ясала. Шулай ук халык өчен бәйрәм чаралары оештырыла.


Яңа ел бәйрәмнәре җитүгә санаулы гына сәгатьләр калганда гаиләләр бәйрәм табынына дип зур кибетләрдән азык-төлек, балаларына һәм туганнарына бүләкләр алу белән мәшгуль. Шәһәр-районнар үзәкләре мәйданнарында чыршылар бизәлгән. Уфаның һәр районындагы зур мәйданнарда да Кыш бабай белән Карсылу шәһәрчекләре төзелде. Ә Уфа шәһәр мэриясе каршындагы мәйданда 31 декабрь көнендә зур концерт күрсәтелә. Ә төнге сәгать икедә анда озак вакытка сузылган салют та вәгъдә итәләр.

Уфаның төрле сәнгать оешмалары да елның төп бәйрәменә җентекле әзерләнде. Мисал өчен, Башкортстан дәүләт филармониясе дә яңа елны каршы алганда, үз тамашачыларына бәйрәм рухын бүләк итә. Бу көннәрдә данлыклы мәдәният учагында милли җыр-моң сөючеләр өчен әллә күпме тамашалар тәкъдим ителә.

Башкортстан дәүләт филармониясе артистлары тамашачыларга “Яңа ел белән” исемле искиткеч матур кичә әзерләгән. Яңа ел тамашасында күренекле татар һәм башкорт җырчылары катнаша. Алдагы көннәрдә танылган сәнгать осталары башка төрле мәдәни чараларда да катнашып, бәйрәм кәефен тагын да күтәрәчәк.

Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры да, һәр елдагыча, үз тамашачыларына рухи күчтәнәчләр әзерләде. 25 декабрьдән биредә балалар өчен “Маҗаралы яңа ел” спектакле күрсәтелә башлады. Ул яшь автор Марс Гыймрановның пьесасы буенча сәхнәләштерелгән. Җыр-биюгә, музыкага бай сәхнә әсәренең композиторы һәм махсус язылган җырларның авторы – Урал Иделбаев. Сәхнәдә искиткеч матур әкият дөньясын тудырган рәссам – Нурия Габидуллина, күзләрне камаштырырлык костюмнарны уйлап табучы иҗатчы Наталья Степанова, нәфис хәрәкәтләрне куючы хореограф – Наталья Соколова.

Әлеге спектакль кышкы каникул көннәрендә дә барачак. Ә спектакль башланганчы, балаларга театр фойесындагы купшы чыршы янында тагын да күңеллерәк бәйрәм оештырыла. Анда Кыш бабай белән Карсылу, төрле бәйгеләр үткәреп, балаларга бүләкләр дә өләшәчәк.

“Нур” театры өлкән тамашачыларны да нәүмиз калдырмый. Алар өчен “Могҗизалы яңа ел” исемле театрлаштырылган тамаша-концерт әзерләнеп бетте. Аның премьерасын тамашачылар 29 декабрьдә беренче тапкыр күрде дә инде. Искиткеч матур концерт яңа елның беренче атнасында да көн саен күрсәтеләчәк.

XS
SM
MD
LG