Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары яңа елда яхшыга өметләнә


Уфа татарлары җыелышы (архив фотосы)
Уфа татарлары җыелышы (архив фотосы)

“Башкортстан татарлары” берлеге быелгы эшләргә йомгак ясаган киңәшмә үткәрде. Анда быелгы кайбер уңышлар белән бергә югалтулар хакында да әйтелде.


“Башкортстан татарлары” берлеге рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин әйтүенчә, иң истәлекле вакыйга дип Уфада Татарстан республикасының Башкортстандагы даими вәкиллеген ачуны санарга була. Март аенда эшли башлаган вәкиллеккә билгеле эшкуар Альберт Максютов тәгаенләнде. Хәер, быел әле бу вәкиллек әллә ни эшләр майтара алмады. Күп вакыт бер бинада бүлмәләр алып, анда төзекләндерү эшләре алып баруга сарыф ителде. Шулай да киләчәккә даими вәкиллек башлыгы Альберт Максютов зур бурычлар билгели. Татарстан белән үзара хезмәттәшлектә күпер ролен уйнаячак вәкиллек үз эшчәнлеген төрле юнәлешләрдә алып барачак, ди ул.

Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин
“Башкортстан татарлары өчен күптән көтелгән тагын бер күңелле вакыйга булды, - диде Мәҗит Хуҗин - Ниһаять, яңа президент килгәннән соң, республикада “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесен карарга рөхсәт ителде, кабель элемтәсе ширкәтләре аша да күрсәтелә ул хәзер. Алай гына да түгел, август аенда Уфада бу телевидениенең хәбәрчеләр үзәге дә ачылды һәм уңышлы эшли башлады”.

Башкортстан татарлары тормышына кагылышлы байтак мәдәни чаралар оештырылуы хакында да әйтелде киңәшмәдә. Күп кенә татар сәнгать осталарының, әдипләрнең юбилей кичәләре, алар белән очрашулар булды. Танылган татар язучысы Суфиян Поварисовка Башкортстанның халык язучысы дигән мактаулы исем бирелүе дә куанычлы хәл.

Җыелышта республика татарлары өчен югалтулар буларак кабул ителгән хәлләр хакында да сөйләшү булды. “Әллә күпме татар мәктәпләре ябылды һәм байтагы башкортча укытуга күчерелде”, - ди Мәҗит Хуҗин.

Мәҗит Хуҗин әйтүенчә, Башкортстан татар оешмалары җитәкчеләре һәм әүзем әгъзалары быел президент Рөстәм Хәмитов белән очрашып, аңа татар халкының үтенечләрен җиткерергә теләгән иде. “Башка милли оешмалар, шул исәптән башкорт оешмалары вәкилләре белән очрашса да, татарлар белән утырып сөйләшергә вакыт һәм теләк тапмады Хәмитов әфәнде”, - ди Мәҗит Хуҗин.

Узып баручы ел Башкортстан татарлары өчен шактый югалтулар елы да булды. Иншалла, алда торган аҗдаһа елында күп эшләр җайга салыныр, дип теләргә кала.
XS
SM
MD
LG