Accessibility links

Кайнар хәбәр

Димәшктә демонстрациячеләр белән яңа бәрелешләр булды


Гарәп лигасы илләре күзәтүчеләре Сүриядә вәзгыятьне күзәтүне дәвам иткәндә башкала Димәшктә иминлек көчләре белән демонстрациячеләр арасында бәрелешләр булуы хәбәр ителә.

Иминлек көчләренең кичә кырыклап кешене үтерүе турындагы хәбәрләрдән соң протест чараларын оештыручылар халыкны урамга чыгарга чакырды.

Гарәп лигасы күзәтүчеләр протестлар үзәге Һомста булганнан соң төп игътибарны Дәраа, Һама һәм Иблиб шәһәрләренә юнәлтәчәкләрен белдерде.

Активитслар исә күзәтүчеләрдән әллә ни файда булмаячак дигән фикердә.

БМО исәпләвенчә, Сүриядә тугыз ай дәвам иткән протест чаралары барышында биш меңләп кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG