Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:52

Соңгы елларда һәр якшәмбедә “Азатлык” радиосында “Түгәрәк өстәл” сөйләшүләре эфирга чыкты. Хәзер бу проект тәмамланырга тора, чөнки яңа 2012 елда “Түгәрәк өстәл” рубрикасы тукталып торачак.


Римзил Вәли. Бу сөйләшүгә без “Азатлык” радиосының Казан бюросында эшләгән хезмәткәрләрне чакырдык. Әңгәмәдә тәҗрибәле радиожурналист һәм интернет сәхифәсенә үз өлешен кертүче Гөлназ Шәйхетдинова, администратор Лилия Гыйльметдинова, урамда кешеләр фикерен җыеп, “Ачык микрофон” сәхифәсен алып барган Мәликә Басыйр, күптән түгел эшли башласа да тәҗрибәле, фидакарь журналист Райнур Шакир, яшьләр өчен “Кызган таба” тапшыруын кыздыручы Рөстәм Исхакый, студент булса да, журналистикада үз урынын тапкан Саша Долгов, сәхифә өчен видеоязмалар төшерүче Гадел Галәметдин утыралар.

Әлбәттә, бу “Түгәрәк өстәл”дә башка кешеләр дә утыра алыр иде. Әйтик, шушы көннәрдә генә бәби тапкан тәҗрибәле журналист Бикә Тимерова, Казан бюросының барлык техник җиһазларын бертуктатмый эшләтүче Булат Фәйзуллин.

Әйдәгез, искә төшерик, Казан бюросы 1996 елда ничек ачылган иде? Бу бюроны оештыручы - “Азатлык” радиосының ул вакыттагы президенты һәм татар-башкорт редакциясе мөдире Фәрит Агиның тырышлыгы зур булды. Башта монда Дамир Гыйсметдин, Юныс Әтнәле кебек журналистлар эшләде. Аннан соң бераз киңәя башладык, вәкиллеккә яшьләр килде.

“Азатлык” радиосында эшли башлаган иң соңгы хезмәткәрләренең берсе Райнур Шакир булды. Райнур, син “Азатлык"ка нинди өметләр, нинди тәэсирләр белән килеп кердең?

Райнур Шакир. Казан бюросына килгәнче дә мин “Азатлык” радиосы белән таныш идем. “Төркия авазында” эшләгәндә “Азатлык” радиосының сайтына кереп, яңалыкларны укыганым бар. Мәгълүматны каян алалар икән, дип кызыксына идем.

Татарстанга кайткач, “Татарстан” радиосында эшли башладым. Аннан соң мине “Азатлыкка” чакыргач, бөтен хәлне үз күзем белән күрдем. “Азатлык” мине күп нәрсәгә өйрәтте, журналистиканың зур өлешен ачты. Дөресен әйткәндә, “Азатлык” радиосында эшләү җиңел түгел.

Римзил Вәли. Әйе, бер көндә бер кеше өр-яңа теманы сайлап, бер вакыйга турында язып, аның тавышын яздырып, монтажлап, текстын интернетка куеп, фотографиясен эшләп, музыка белән тапшыруны бизәп куя торган башка мәгълүмат чарасы бармы икән?

Ә хәзер әйдәгез, ди-джей Шәкерт фикерләре белән танышыйк. “Кызган таба” тапшыруларын алып баручы Рөстәм Исхакый яшьләр белән эшли.

Рөстәм Исхакый. Казан университетының журналистика факультетында укыганда, икенче курска күчкәч бугай, миңа “Азатлык” радиосының Казан бүлегеннән журналист Рәфис Җәмдихан килеп шушы радио турында сөйләп киткән иде. Радио яшь, талантлы журналистлар белән кызыксына дигән хәбәр җиткерде һәм үзе белән ияртеп Римзил абый белән таныштырды.

Мин “Азатлыкка” килгәнче беркем түгел идем диярлек. Журналист буларак монда формалаштым. Параллель рәвештә уку да барды, эш тә барды. Әгәр дә үз вакытта Римзил Вәли, Рәфис Җәмдихан юл күрсәтеп, өйрәтмәсәләр, мин әле Рөстәм Исхакый булыр идем микән? Мин Казан бюросы ярдәмендә аякка бастым дип әйтә алам.

Римзил Вәли. Саша Долгов – берьяктан яшьләр лидеры. Икенче яктан, керәшен этнотөркеменең бер вәкиле. Өченче яктан, хәзерге заман сәяси журналистикада зур уңышларга ирешкән.

Саша Долгов. “Азатлык” радиосына беренче керүем 2006 елда булды. “Азатлык” радиосы ул вакытта бик сәер тоелган иде. 2007 елда университетка укырга кердем. Римзил Вәлинең дәресләре миңа бик кызык күренде. Мин “Азатлык”ны универсаль студентлар йорты дип атар идем. “Азатлык”ның Казан бүлеге бик күп шәхесләр тәрбияләп чыгарды.

Римзил Вәли. Фәрит Иделленең бер гадәте бар иде – ул кайткач та Казан университетының журналистика факультетына барырга кирәк, сәләтле яшьләрне сайларга кирәк, чакырырга кирәк дип әйтә иде. Шул ук гадәтне Кәрим Камал дәвам иттерде. Журналистика факультеты җитәкчеләре безгә практикантларны да җибәрә башладылар.

Безгә җитәкләшеп Гөлназ Шәйхетдин, Гүзәл Зыятдинова, Гадел Галәметдинов килеп керделәр. Гүзәл башка редакциягә китте, Гөлназ бездә үзенең юлын тапты. Гадел башта сәясәт, икътисад эшләре турында язды. “Азатлык”та видео төшерүче Бикә Тимерова күренгәләнсә, төп видео журналистыбыз - Гадел Галәметдин. Ул киләчәктә дә “Азатлык” интернет сәхифәсенә видеолар җибәреп торачак.

Гадел Галәметдин. Мин “Азатлыкка” бик рәхмәтле. Бюро ябыла дигәч, бераз кәеф бозылды. “Азатлык"ка килгәннән алып хәзерге көнгә кадәр шушы радионың ничек үзгәрүе күз алдына тора. Башта сәхифәсе дә башкарак, сәләмә генә иде. Көнгә бер язма чыгаралар иде. Аудиолар да бездән бер-ике данә китә иде. Моннан эш чыкмас, дип телевидениегә киттем. Ләкин радионың даны, тарихы мине яңадан тартып кайтарды.
“Азатлык”та елдан-ел прогресс сизелә башлады. Башта FM ретрансляциянең ябылуы кәефне төшерде, әмма аннан сайтыбыз баеп китте.

Икенче ел инде видеолар төшерәбез. Бүген “Азатлык” радиосы информацион агентлык кебек. Мәсәлән, “Татаринформ” агентлыгында йөзләгән кеше эшли, ә бездә биш-алты кеше иде. Алга таба эш дәвам итәр кебек иде. Әмма соңгы яңалык күңелне төшерә.

"Азатлык"ның Казан бюросы урнашкан бина

"Азатлык"ның Казан бюросы урнашкан бина


Римзил Вәли. Гадел белән бергә практикага килгән Гөлназ Шәйхетдин күбрәк режиссура, катлаулы тапшыруларны монтажлау белән шөгыльләнде. Үзе мәдәният эшләре белән дә шөгыльләнде. Кияүгә чыгып, малай да үстерә.

Гөлназ Шәйхетдин. Без бюрога 2004 елның җәендә килдек. Беренче курсны тәмамлаганнан соң җәйге практикага безне Васил абый Гарифуллин “Азатлык” радиосына җибәрде. Җәй буе практикага йөрдек. Гүзәл китеп барды, Гадел дә башка җиргә эшкә керде. Мин үзем генә “Азатлык”та эшләп калдым. 2004 елдан бирле нинди генә эшләр башкармаганмын. Башта хәбәрче булып эшләдем, мәдәният, сәнгать темасын алып бардым.

Шуннан соң, "Яңа гасыр" радиосындагы бер сәгатьлек ретрансляция кыскартылгач, егерме минутлык дайджестлар эшли башладык. Мин көн саен шушы дайджестларны җыеп, тапшыруны алып бардым. Кичкә аны эшләп бетереп, тиз генә “Яңа гасыр” радиосына йөгереп кереп, аны калдырып, эфирга бирә торган идем. "Яңа гасыр"да безнең дайджестлар да бетерелгәннән соң төп көчебез сәхифәгә бирелде. Анда бик күп текстлар эленә башлады. Миңа шушы текстларны элү йөкләнде.

Төбәкләрдән килгән хәбәрчеләрнең текстлары редакцияләү дә минем өстә булды. Кияүгә чыгып, бала тапкач та, “Азатлык”тагы эшне ташламадым. Башка җирләрдә эшләп караган булмагач, шартларны чагыштыра алмыйм. “Азатлык” минем өчен зур мәктәп булды.

Римзил Вәли. Иң кирәкле сәхифәләрнең берсен - “Халык авазы” тапшыруларын алып баручы, мәйданнарга чыгып, халык фикерен тыңлап, язып алып кайтучы, югалган кардәшләрне радио ярдәмендә эзләүче Мәликә Басыйр ни әйтер?

Мәликә Басыйр. “Азатлык”та эшләп, шигырь яздым. “Азатлык”тан хәбәр сөйләп, мин хозурландым, бала, гаилә, мәхәббәт турында кайгырткан һәм кайгыртмаган җәмгыять турында да мин тыңлаучыларга җиткердем, бүгенге заман героен сурәтләгән зыялы татар эзләүдән һич туктамадым. Музейларга, концертларга йөрүдән туймадым. Кешеләрнең моң-зарларын тыңлау миңа мөһим дә, кызык та иде. Әйтерсең, мин үземнең зарымны тапшыруга чыгарам... Менә шулай, “Ачык микрофон” күтәреп, демократияне көтеп, урамда калдым. Югалсам-югалмасам да, кадерле тыңлаучыларым һәм якын туганнарым, Мәликә Басыйр язмаларын онытмагыз.

Минем өчен “Азатлык” бик күп нәрсә бирде. Шуны әйтим, мин компьютерда эшләргә өйрәндем, латинча язарга дәрес алдым.

Римзил Вәли. Урамга чыгып, рәттән һәр кешегә сорау бирү ничек ул? Төрле сорау, гомумән, безнең халык нинди?

Мәликә Басыйр. Иң беренче “Исәнмесез, здравствуйте” дип исәнләшә идем. “Татарча сөйләшәсезме?” дип сорый идем. Белсәләр, татарча сорыйм, белмәсәләр - русча эндәшәм. “Сез “Азатлык” радиосының ачык микрофон сәхифәсенә юлыктыгыз”, дип сорауларымны бирә башлый идем.

Мин шуңа гаҗәпләндем, дингә кагылышлы мәсьәләләрдә, ил хуҗаларына кагылышлы сорауларда халыкның җавабы гадәттә уңай, позитив булды. Безнең халык шундый инде...

Римзил Вәли. Безнең тагын бер хезмәткәребез, барыбызны да каршы алучы, хезмәткәрләр турында кайгыртучы администратор Лилия Гыйльметдинова. Ул Русия һәм БДБ илләрендәге бөтен хәбәрчеләрне дә белә. Әйт әле, “Азатлык”та кемнәр һәм нәрсәләр бигрәк тә истә калды?

Лилия Гыйльметдинова. “Азатлык”ның Казан бюросы 15 ел эшләде, күп кенә журналистлар эшләп карады. Кемгәдер эшебез ошамады, кемгәдер шартлар туры килмәде. Ә безнең белән эшләгән кешеләр күп түгел. Бүгенге көндә татарлар яшәгән тугыз төбәктә ундүрт журналист эшләп ята. Тыңлаучыларыбыз аларны бик әйбәт белә. Сембердән Айрат Ибраһим, Омскидан Сания Мирхалиева, Розалия Сайганова, Ижаудан Хәмидә Гайфуллина, Оренбурдан Фирүзә Әбсәләмова, Самардан Шамил Бахаутдин, Мәскәүдән Нәзифә Кәримова, Амурдагы Комсомольскидан Ира Таҗиева, Чаллыдан Гафиулла Газиз. Алар барысы да Казан бюросына килә иделәр, безнең белән элемтәдә тордылар.

Римзил Вәли. Безнең арабыздан киткән Лена Кадырова, шагыйрь Әдхәт Синегол бар иде... Казакъстаннан хәбәр бирүче Фаягөл Гыйбадуллина хәтердә, ул авырып китте.

Петербурда безнең хәбәрчеләребез Фәйзрахман һәм Гөлзада Камаловлар эшләде. Алар Казанга күчеп кайтты. Ташкенттан Айрат Хәтмулла да кайтты. Атаклы җырчы Альбина Шаһиморатованың әтисе Әнвәр Шаһиморатов та заманында безгә Ташкенттан хәбәрләр биреп торды, аннан Казанга кайтып федераль мәхкәмәдә эшләде. Тагы кемнәр бар Лилия?

Лилия Гыйльметдинова. Казанда яшәүче Гамил Нур, Гөлназ Илгизәр бездә эшләп киттеләр. Шулай ук Төркиядә яшәүче Надир Дәүләт, Сәгыйть Хәйри, Кырымда торучы Диләвәр Осман.

Римзил Вәли. Башка журналистларыбыз Рәмзит Әбуляев, Байтулла Фәтхуллин, Иршат Теләүмбәтов, “Башкортстан” дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчесе Рәмис Дәүләтбаев, Уфада эшләүче Фәнис Фәтхи, Кәрим Яушев, Мөнир Вафин. Яңа гына “Азатлык” белән хезмәттәшлек итә башлаган Әлфия Бәдретдинова, Резеда Әхмәтвәлиева, Булат Атабай, Йолдыз Әхмәтова, Ләйсән Хафизова кебек журналистлар “Азатлык” радиосында үзен танытып өлгерделәр.

Бюрода бик күп атаклы шәхесләр, галимнәр, журналистлар, сәнгатькәрләр була иде. Миңтимер Шәймиев монда килеп Прага белән туры элемтәгә чыкты. Без үзенә күрә тикшерү-анализ үзәге булып китә башладык. Бюродагы аудио-видеоязмалар, документлар, фәнни хезмәтләр үзләре бер институтка җитәрлек.

“Азатлыкның” бай архивын ташлап булмый. Иң башта китап чыгарырга кирәктер. Хатирәләрне, иң кызыклы тапшыруларны, фотоларны кулланырга кирәк.

“Азатлык”та эшләгән кеше беркайда да югалмый. Яхшы белгеч һәркайда кирәк. Әйтик, радионың Мәскәү бюросының элекке мөдире В. Кулистиков хәзер “НТВ” каналын җитәкли.

Ахырда шуны әйтә алам, безнең милләтебез яшәсен, милләтебезгә бөтен журналистлар да “Азатлык”чылар кебек ярдәм итсен!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG