Accessibility links

Русия армиясенә көзге чакырылышка яшьләр бик аз тупланган



Русия армиясенә көзге чакырылышка 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәр 136 мең кеше тупланган. Бу хакта Новости агентлыгына Русия саклану министрлыгы вәкиле белдерде. Түрә сүзләренчә, шундый аз кеше туплану Русия армиясенең һөнәри нигезгә күчүе белән бәйле. Яз белән чагыштырганда, көз көнне чакырылучылар саны яртыга диярлек ким.

Шул ук вакытта быел яше белән армия чакырылышына туры килүче яшьләрнең җитмәве дә әйтелә. Бу 1990 елларда туучылар саны аз булуы белән бәйле. Икенче сәбәп – башбаштаклык тамыр җәю сәбәпле, армиядә хезмәт итүнең дәрәҗәсе төшү.
XS
SM
MD
LG