Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ел тапшыруында Азатлык укучылары


Хөрмәтле укучыларыбыз, тыңлаучыларыбыз!

Елның соңгы көнендә Яңа ел тапшыруында сүзне сезгә бирергә булдык. Бүгенге тапшыруның кунаклары – "Халык сүзе" бүлегенә ел дәвамында үзләренең язмаларын җибәреп торган укучыларыбыз.

Истанбулда яшәүче журналист Рушания Алтай 2011 ел Төркия татарлары өчен куанычлы да, көенечле дә булды, ди. Шәхсән үзе ул бу елны вакытын балалар тәрбияләү белән һөнәри эшчәнлеге арасында бүлгән. Азатлыкка ул Төркия татарлары тормышы турында гына түгел, төрки хатын-кызларның проблемаларына багышланган җыен турында да хәбәр итте.

АКШның Питсбург каласында яшәүче Илмир Әхмәтҗанов белән дә тыңлаучыларыбыз һәм укучыларыбыз таныш. Быел Нью-Йорк сабантуен оештыруга Илмир һәм аның кебек Башкортстан һәм Татарстаннан килгән яшьләр зур өлеш кертте. Илмир 2011 елны күңелле һәм уңышлы булды, дип искә ала һәм җырлап та бирә!

Булат Газизов быел безгә бердәм дәүләт имтиханын ничек бирүе турында язды. Аның Чаллыда татар әдәбиятеннән имтихан тоткан бердәнбер укучы булуы укучыларыбызны да гаҗәпләндерде. Булат хәзер Казакъстанның халыкара казак-төрки академиясендә белем ала. Узган ел ул яңа тормышка аяк басты.

Журналист Илфат Фәйзрахманов бу тапшыруда илебез һәм милләтебезгә тотрыклылык һәм демократия тели.

Төмән өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Бибинур Сабирова, 2011 елда Төмән дә дөньядагы татар халкы белән бергә Габдулла Тукайны хөрмәтләде, ди. Яңа ел алдыннан гына Төмәндә дини-мәдәни-дөньяви һәм фәлсәфи “Хикмәт” газеты янә чыга башлаган. Себер якларында думага сайлауга да халык бөтенләй башка кәеф белән барган.

Галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф Русиядә узган елның декабрь аенда думага сайлау нәтиҗәләреннән соң булган протест чаралары татар халкы өчен мөмкинлекләр ачар дип уйлый. Узган ел аның саллы хезмәте, "Төрки-татар исем-атамалары" дигән китабы дөнья күрде. Быел исә ул тагын бер гыйльми китабын – "Болгар татар эпиграфикасы", ягъни кабер таш язмалары турында зур хезмәтен төгәлләргә җыена. Туган авылы – Балык бистәсе районының Яңа Салада музей да ачып җибәрергә ниятли.

Лилия Исхакова – Һумбольд университетында белем ала. Ул 2011 ел Гарәп язы белән башланган һәм дөньяга тарала башлаган протестлар, хакимиятләргә ризасызлык белдерү елы буларак истә калачак, дип әйтә. 2012 елның күп мәсьәләләрдә чишелешләр елы булуын тели.

Яңа ел тапшыруында Азатлык укучылары (1)
please wait

No media source currently available

0:00 0:29:28 0:00
йөкләү


Яңа ел тапшыруында Азатлык укучылары (2)
please wait

No media source currently available

0:00 0:19:09 0:00
йөкләү



Яңа ел таңында
Кайдан, дисең,
туа җырың?
Заманалар җырлата;
Әнә, уникенче елның
Беренче таңы ата!

Сызылып таңнар атканда
Әйтим сүз бер кәлимә
Сез дусларга, туганнарга,
Хәләл җефеткәемә:

Шәраблар агып торса да,
Акыллар аек булсын;
Дөнья болганып торса да,
Иманыбыз нык булсын.

Һәммәбезнең дә асылы
Исеменә тиң булсын:
Аналар әни булсын да,
Аталар әти булсын.

Ишле булсын, тату булсын,
Горур булсын өммәтем;
Шат яшәсен, мул яшәсен,
Хөр яшәсен милләтем!

Ирек Сабиров
Казан шәһәре

Яңа ел белән!
Дога кылып атлап үтик яңа елга,
Туасы ел җыл(ы) өстәсен изге җанга.

Күңелеңне яшь тотарга бер чара бар:
Булмау кирәк кешеләргә күңелең тар.

Күңелеңне яшәртергә тагын кирәк
Җыр-моң күлендә йөзәргә сирәк-мирәк.

Ата-баба җаныбызга моң өргән бит,
Шул моңнарны яшь буынга бүләк итик!

Изге юлдан тайпылмагыз һичкайчан да,
Шуңа күрә бирелгәндер кич уйчанга.

Башкаларның хак эшләрен күреп яшик,
Уй-фикердән гүзәллекләр үреп яшик!

Яшәештә үзебездән күп сорасак,
Ходай безгә, алтын түшәп, юл корачак.

Ә бүгенгә... булдырганча изгелек кыл!
Бәхет-шатлык белән үтсен киләсе ел!

Хәкимхан
Уфа шәһәре

XS
SM
MD
LG