Accessibility links

Путин Яңа ел котлавында оппозицияне дә искә алды


Премьер-министр Владимир Путин Яңа ел котлавында дөньяда вәзгыятьнең шактый борчылу булуын таныды, әмма Русиянең әлегә “тотрыклы утрау” булып калуын әйтте.

Путин шулай ук оппозицияне дә котлады. Аның сүзләренчә, Дәүләт Думасына узган саулау һәм киләчәк президент сайлавы шартларында алар “халыкның хисләрен куллана” һәм җәмгыятьне чайката. Бу демократия өчен түләү, дип өстәде Путин һәм нинди генә сәяси карашта булуга карамастан, барысына да уңышлар теләде.

Үзенең өметләре турында Русия премьеры 2012 елның Аҗдаһа елы булуын һәм аның күп очракта ил өчен уңышлы узуын әйтте. Путин үзенең дә Аҗдаһа елында тууын искә алды.
XS
SM
MD
LG