Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:45

Ләйлә Кәримова: "Алар әтине якын итә"


Ләйлә Кәримова һәм эшкуар Рамил Булатов Дмитров шәһәрендәге халык музеенда

Ләйлә Кәримова һәм эшкуар Рамил Булатов Дмитров шәһәрендәге халык музеенда

Тумышы белән Башкортстаннан булган шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова Мәскәү өлкәсе Дмитров шәһәрендәге халык музеена кунакка барып кайткан. Балык эшкәртү көллиятендәге музей "Ядрә үтергән шигырь" дип атала. Сугышта һәлак булган шагыйрьләр турында материаллар туплаучы бу музей тирәсендә бердәм һәм кызыксынучан җәмәгатьчелек тупланган. Әлеге музейга йөрүче яшьләр татар шагыйре язмышы белән кызыксынып, аның иҗаты белән мавыкканнар.


Музейлар гадәттә тып-тын, чиста, бераз гына караңгы, иске җиһазлар белән тутырылган бер бүлмә буларак күз алдына килә. Анда ниндидер кайнашу, бәхәсләшү, кешеләр туплану мөмкин дип уйлавы бик читен. Шулай да, кайбер музейлар үзләре бер иҗтимагый берләшмәгә, хәтта сәяси фиркагә охшый башлыйлар.

Мәскәү өлкәсе Дмитров шәһәрендә оешкан сугышта һәлак булган шагыйрьләр музее гаҗәпләндерә. Павел Коган, Михаил Кульчинский һәм башка һәлак булган шагыйрьләр белән беррәттән, тагын бик күп шәхесләрнең тормышын өйрәнүче бу берләшмә, соңгы вакытта татар әдәбияты белән кызыксына башлаган.

Узган җәйдә шушы музейның активистлары Казанга килеп, Идел буенда палаткалар корып, Казан белән танышып йөрделәр. Аларның Казанга сәфәренең сәбәбе - биредә Фатих Кәримнең кызы яшәү һәм аның турында музей экспонатлары, архив материаллары, китаплар булу, алар белән танышу мөмкинлеге.

Ләйлә Кәримова алар белән Габдулла Тукай музеенда очрашып, әтисенең язмышы, иҗаты турында хатирәләр сөйләде. Егетләр һәм кызлар Казаннан Дмитровка канатланып кайтып, Наталья Чернова исемендәге шушы халык музееның юбилей кичәсен Фатих Кәримгә багышларга булганнар.

Алар мөмкин булган кадәр татар шагыйренең әсәрләре белән танышканнар. Тәрҗемә ителмәгән әсәрләрне үзләре аерым сүзләр буенча һәм балалар китабындагы рәсемнәрне күзаллап, үзләренчә сәхнәләштергәннәр. Музейда үткәрелгән мәдәни чарадан соң, шактый салкын көзге төндә урманга учак ягарга чыгып, җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп таң аттырганнар. Хәзерге чорда мондый фидакарьлек, романтика, мөстәкыйль фикер йөртү, моңа кадәр үзләренә таныш булмаган милләтнең әдәбиятын өйрәнү битараф калдыра алмый.

Фатих Кәримнең иҗатын, тормыш юлын армый-талмый өйрәнеп, башкаларга аңлатып йөрүче Ләйлә апа Кәримова да аларның чакыруы буенча Мәскәү өлкәсенә баруы белән бик канәгать. Дмитров яшьләренең мавыгуы, дәрте шул кадәр аңа йоккан ки, хәтта 70 яшь тулган дип һич уйламассың.

Без Ләйлә апа белән менә шушы Дмитровка сәфәр турында гына сөйләштек.

– Ул бик зур бина түгел. Ике зал: берсендә чишенү бүлмәсе, икенче залда стендлар. Павел Коган, Кульчинский, Марина Цветаева турында алар бик күп материал туплаганнар. Аның иҗатын бик нык хөрмәт итәләр алар.

– Менә шушы музейның туган көненә чакырдылармы инде сезне?

Фатих Кәримгә багышланган кичәдә

Фатих Кәримгә багышланган кичәдә

– Әйе. "Строка оборванная пулей" – "Ядрә үтергән шигырь". Халык музее. Сугышларда һәлак булган шагыйрьләр.

Монда бик күп сугыш трофейлары белән танышырга була. Менә шушы музей бинасында Фатих Кәримгә һәм Муса Җәлилгә багышланган иҗат кичәсе үтте.

Бер нәрсә шаккатырды мине: алар текстны белмәгән (эчтәлеген аңламаган) килеш, китаптагы рәсемнәргә карап "Гармунчы Аю һәм җырчы Маймыл" әкиятен сәхнәгә куйдылар.

– Сюжетны аңлаганнармы соң?

– Беләсезме, алар шул кадәр тапкырлар, шул кадәр иҗади омтылыш аларда... Әкиятне рольләргә бүлгәннәр: кем Хәйдәр анда, кемдер – Саескан, кем - ат... Ә соңыннан алар мин алып барган рус телендәге текстны укыдылар һәм шаккаттылар. Әкият шундый матур икән бит.

– Рус телендә бу әкият бармы?

– Бар. Юрий Малышев тәрҗемәсен алып бардым. Моңа кадәр алар русча текст бар икәнен белмәгәннәр. Рус телендәге текстка алар тиз генә импровизация эшләп тагын спектакль куйдылар.

– Бу Фатих Кәримгә багышланган кичә сугыш турында да булгандыр, мөгаен?

– Әйе.

– Аның шигырьләрен алар яратып, үз итеп, дулкынланып укыдылармы?

Фатих Кәримгә багышланган кичәдә

Фатих Кәримгә багышланган кичәдә

– Беләсезме, рус телендә "Ант", "Ватаным өчен", "Кыр казы", "Кайгы" һәм башка бик күп шигырьләр яңгырады. Мине дә укыттылар. Аннан соң миннән татарча укуымны сорадылар, без татар телендә Фатих Кәримнең шигырьләре ничек яңгыравын ишетәсебез килә диделәр. Һәм мин аларга татарча укыдым. Рамил Булатов елады.

– Кем инде ул Рамил Булатов?

– Бер татар кешесе ул. Урындагы эшмәкәр. Бик теләп шушы музейга даими йөрүче. Барысына да китаплар бүләк иттем. Рамилгә дә "Соңгы дәфтәрне" тапшырдым. Бик сөенеп, үбеп-үбеп кабул итте минем бүләкне.

– Шулай итеп, Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәренең читендәге бер кәсәбәдә яшәгән кешеләр, яшьләр сугышта һәлак булган шагыйрьләр музеенда Фатих Кәрим иҗаты һәм гомере белән кызыксынып Казанга килгәннән соң, Казанда йөреп Фатих Кәримнең язмышы белән танышканнан соң, сезне тапканнан соң, кайтып үзләрендә Фатих Кәрим кичәсе үткәреп, тирән итеп аңлаганнар инде.

– Без биргән китаплар, монографияләр барысы да стендларга куелган. Язучы Юрий Михайлович Чернов: "Тыныч булыгыз, сезнең әтиегез - шагыйрь Фатих Кәрим, безнең музейга мәңгелеккә пропискага керде", диде.

– Мин уйлыйм: Коганнар, Кульчинскийлар янында бу экспозиция мескен хәлдә түгелдер.

– Кичә традицион "поэтическая свеча" белән дәвам итте.

– Шәм кабызып шигырь уку инде бу?

– Әйе. Кем нинди шигырь белә, шуны укый. Мин дә укыдым. Шигырьләр укыганнан соң, бик җылы киенеп, урманга киттек. Павел Кочан исемендәге аланга барып бик зур учак кабыздык. Шунда ук, читтәрәк казан асып ботка пешереп, чәй кайнаттылар. Зур учак янында шигырь укулар, гитарага кушылып җырлау дәвам итте. Алты сәгать утырганбыз.

– Ләйлә апа, алты сәгать... төнлә... Әйе, шагыйрьнең туган авылы Аетка, Бишбүләккә, Казанга да кабул итәргә кирәктер моны?

– Шушында ук үзләренең байраклары астында музей шурасына яңа әгъзалар да кабул иттеләр. Иртәнге сәгать алтыда гына кайттык. Теләсә кемне түгел инде, булдыклы кешеләрне тантаналы шартта кабул итү бу.

– Сез бит әле яшь кыз түгел, Ләйлә апа, иртәнге алты, җидегә кадәр йөрү арытмадымы?

– Алар миннән һаман саен сорап кына тордылар, арымадыгызмы, дип.
Мин барысын да үз күзләрем белән күрергә тиеш, дидем. Һәм миңа бик җиңел булды. Алар шул кадәр игътибарлы булдылар.

– Димәк, музейның юбилее урманда тәмамланды? Һәм ул, нигездә, бу кичтә Фатих Кәримгә багышланды?

– Әйе. Шул кадәр матур булды. Алар үзләре гитара уйныйлар, үзләре җырлыйлар... Бик күңелле, бик кызык булды.

– Бу нәрсә соң бу? Патриотик тәрбия программасымы? Күрсәтмәме? Шигъриятме? Ниндидер әдәбият сөючеләрнең клубымы? Гомуми тәэсир нинди сездә? Бу кешеләр турында нинди тәэсир калды? Бу кешеләргә ни кирәк?

– Алар әтиемнең иҗатын, тормышын, аның һәлак булуын аңлаганнар һәм йөрәкләренә бик якын кабул иткәннәр.

* * * *

Каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова Мәскәү өлкәсе Дмитров шәһәренә барып кайтуы турында менә шуларны сөйләде. Фатих Кәримнең "Гармунчы Аю һәм җырчы Маймыл" дигән шигъри әкиятенең турыдан-туры эчтәлеген белмәгән килеш тә, сәхнәдә уйнау, аннары рус телендәге текстны тапкач, яңадан уйнап күрсәтү – фидакарьлек һәм иҗади дәртнең нинди зур зур көч булуын күрсәтә.

Ә татар балалары, татар яшьләре арасында милли әдәбият, шигърият белән шулай ук мавыккан шундый мисаллар бар микән? Бардыр, мөгаен. Тик аларны табарга һәм күрсәтергә генә кирәктер.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG