Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дания Европа берлегендә рәислек итәчәк


1 гыйнвардан ярты елга Европа берлегендә Дания рәислек итәчәк. Ул үзенең төп максаты итеп еврозона илләрендә бурыч кризисын һәм Европа берлегендә фикер каршылыгын бетерүне саный.

Дания премьер-министры Хелле Торнинг-Шмитт аның хөкүмәте еврозонасына кергән 17ил һәм Европа берлегенә кергән 27 дәүләт арасында күпер ролен уйнарга әзерлеген әйтте. Дания дәүләт валютасы буларак евро кулланмый.

Рәислек вазифаларын рәсми тапшыру 11 гыйнварга каралган. Дания берлек рәисе буларак Польшаны алмаштыра.
XS
SM
MD
LG