Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта 2011 елны корбаннар саны азрак булган


2011 елны Гыйракта алдагы еллар белән чагыштырганда теракт һәм һөҗүмнәр шактыйга кимегән.

Гыйрак хөкүмәте бүген белдергән мәгълүматларга караганда, 2011 елны һөҗүмнәр һәм терактлардан 1600гә якын тыныч халык, 600дан артык полиция вәкиле һәм 450 дән күбрәк хәрбиләр һәлак булган. Бу 2010 һәм 2009 ел белән чагыштырганда бер меңгә азрак.

Гыйрак премьеры Нури әл-Мәлики 31 декабрьне – “Гыйрак көне” дип атады. Бу АКШ хәрбиләренең илдән китү килешүенең тәмамлануы белән бәйле иде.
XS
SM
MD
LG