Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Дакар-2012” ярышы башланды


"Дакар" ярышларының берсендә
"Дакар" ярышларының берсендә

1 гыйнвар көнне Аргентинаның Мар-дель-Плата шәһәрендә танылган “Дакар” раллие 33нче тапкыр старт алды. 2012 елның беренче зур спорт тамашасы булган ралли Көньяк Американың Аргентина, Чили һәм Перу илләре аша узачак. Ярышта Чаллының “КАМАЗ-мастер” такымы да катнаша. Быелгы ярышта Татарстан такымында җитди үзгәрешләр бар.


Соңгы елларда әлеге раллида йөк машиналары арасында беренче урыннарны алып килгән “КАМАЗ-мастер” такымы быелгы ярышта яшьләргә мөмкинлек биргән. Быелгы “Дакар”да спорт сөючеләргә яхшы таныш булган Владимир Чагин һәм Фирдәвес Кәбиров катнашмый. Шулай да алар Көньяк Америкадагы ярышта Чаллы спортчыларына ярдәм итәчәк.

“Дакар” эстафетасы яшьләргә тапшырыла

“КАМАЗ-мастер”ның 21нче ярышында Татарстан такымында Эдуард Николаев, Андрей Каргинов, Айрат һәм Илгизәр Мәрдиевләр көч сынаша.

Шуны да әйтергә кирәк, күп кенә хәбәр агентлыклары быелгы “КАМАЗ-мастер” такымын өч экипаждан тора дип игълан итсә дә, чынлыкта бу экипажлар дүртәү.

Йөк машиналары арасында узган ярышта беренче урынны MAN такымы өчен ярышучы голландияле Марсель Ван Влие, икенче урынны IVECO өчен ярышучы һәм күп еллардан бирле “КАМАЗ”ның төп көндәшләренең берсе булган голландияле Жерар де Рой, өченче урынны MAN такымыннан Франц Эхтер алды.

КАМАЗ әлегә калыша

“КАМАЗ-мастер” дан Айрат Мәрдиев Марсель Ван Влиедән 1 минут 37 секундка калышып 8нче, Эдуард Николаев 11нче, Илгизәр Мәрдиев 12нче һәм Андрей Каргинов 18нче урынны яулады.

Ләкин “Дакар” автомарафонының беренче этабында мондый күрсәткечләр белән калышулар әллә ни исәпкә алынмый. Моннан тыш, авыр чүл шартларында финишка ватылмыйча исән-имин килеп җитү дә аз тәҗрибәле ярышчылар өчен зур мәртәбә санала.

“Күнегүләр Мароккода узды”

“КАМАЗ-мастер”ның җитәкчесе Семен Якубов сүзләренчә, такым быелгы “Дакар” ярышына ныклап әзерләнгән. "Без машиналарыбызны яхшылап сынап карадык. Бу бигрәк тә двигательләргә кагыла. Аннан соң без яшь пилотларыбызны бу ярышка әзерләүгә дә зур игътибар бирдек. Күптән түгел генә без аларны Мароккога махсус алып бардык. Тәҗрибәле ярышчыбыз Владимир Чагин җитәкчелегендә алар бу ярышка бар яклап та хәзерләнде", дип белдерде ул.

Ярыш үлемнән башланды

"Дакар-2012" раллиенең маршруты
"Дакар-2012" раллиенең маршруты
Быелгы ярышның беренче көне күңелсез вакыйгадан башланды. “Дакар-2012”нең беренче этабында аргентиналы мотоциклчы, 38 яшьлек Хорхе Мартинес Боэро трассаның 55нче километрында юл һәлакәтенә очрады һәм хастаханәгә барганда вафат булды.

​Быелгы ярышта 50 илдән 76 йөк машинасы, 171 җиңел машина, 185 мотоцикл һәм 33 квадрацикл катнаша. Аларга 9 мең км юл үтәргә туры киләчәк. Ярыш 15 гыйнвар көнне Перу башкаласы Лимада тәмамланачак.

“Дакар” автомарафоны француз мотоярышчысы Тьерри Сабинаның тырышлыгы нәтиҗәсендә беренче тапкыр 1978 елда оештырыла. Беренче ярыш Париждан старт ала һәм Сенегал башкаласында тәмамлана. Дөньякүләм ярыш Африкадагы тынычсызлык аркасында 2008 елда уздырылмый, 2009 елдан Көньяк Америкага күчерелә.
XS
SM
MD
LG