Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:30

Кытайда мәчет сүтүгә каршы бәрелешләр чыккан


Кытайның төньяк-көнбатышындагы Нинся вилаятендә хакимиятнең мәчетне сүтү карарына канәгатьсезлек белдерү йөзеннән чуалышлар чыккан.

Һонконгтагы кеше хокуклары һәм демократия проблемнары мәгълүмат үзәге хәбәр итүенчә, мәчет сүтүне булдырмаска тырышкан 50дән артык кеше зыян күргән. 100дән күбрәк протест белдерүче тоткарланган.

Хакимият ике кешенең үлеме турындагы хәбәрне раслый.

Бәрелешләрдә илнең төньяк-көнбатышында яшәүче хуэй халыклары, ягъни кытай мөселманнары катнашкан.

XS
SM
MD
LG