Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

Грециядә медиклар һәм фармацевтлар баш күтәрә


Грециядә быелның беренче каршылык чарасына медиклар һәм фармацевтлар чыкты.

Алар хөкүмәтнең сәламәтлек саклау өлкәсенә кертергә җыенган реформаларына каршы чыга. Әлеге реформалар эш урыннарын кыскарту, даруларга бәяләрне төшерү һәм башка шундый чараны күздә тота. Хастаханә һәм даруханәләр моны отышлы түгел дип саный.

Дәүләт хастаханәләрендә протест чаралары сәбәпле, ашыгыч ярдәм кирәк булган авыруларны гына кабул итәләр.

Бурыч кризисын кичерүче Грециядә узган елны дистәләрчә каршылык чаралары узды. Шуңа да карамастан хөкүмәт дәүләт чыгымнарын киметүдән баш тартмады. Халыкара ярдәм хисабына Грециягә шундый шарт куелган иде.

XS
SM
MD
LG