Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:04

Яңа ел Казан таксиларына яңа таләпләр алып килде


Казандагы сәүдә үзәкләренең берсе янындагы тукталыш. Яңа елга кадәр биредә такси машиналары төзелешеп баса иде, ел башында берсе дә юк.

Казандагы сәүдә үзәкләренең берсе янындагы тукталыш. Яңа елга кадәр биредә такси машиналары төзелешеп баса иде, ел башында берсе дә юк.

2012 елның 1 гыйнварыннан Русиядә такси турында яңа канун көченә керде. Әлеге канунга күрә, такси хезмәтендә эшләүче кеше махсус рөхсәт алырга һәм машинасында таксометр урнаштырырга тиеш. Шулай ук такси йөртүчегә көн саен медицина тикшерүе узу һәм машинасында дөньякүләм танылган махсус шакмаклы тамга булу мәҗбүри.


Табигый ки, үз машинасына кеше утыртып акча эшләүчеләр мондый яңалыкны сөенеп кабул итмәде. Күбесе өчен таксида эшләү – өстәмә керем чыганагы. Моңа кадәр машинасы булган һәр кеше, такси хезмәте белән килешү төзеп, килгән заказлар өчен билгеле күләмдә акча түли иде. Кемдер такси хезмәтенә һәрбер заказдан 15әр сум түләгән булса, башкалар көненә мең сумлык план үтәргә тиеш булды. Калган акча машина йөртүченең кесәсенә кереп барды.

Хәзер исә чыгымнар һәм чикләүләр бермә-бер артты.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Русиянең Беренче каналына биргән интервьюсында бер таксометрның бәясе 13 мең сум дип белдерде. Таксида эшләүчеләргә моннан ары салымнар да түлисе булачак.

2013 елдан Татарстандагы такси ике төстә булачак: эконом-класс – сары төстә, бизнес-класс – ак төстә. Димәк, автомобильне әле буярга да туры киләчәк.

Нәтиҗәдә, яңа елга керү белән Казанда шакмаклы машиналар юкка чыкты дияргә мөмкин. Берәүнең дә штраф түлисе килми. Шуңа күрә такси йөртүчеләр юлчыларны “яшерен рәвештә” утырталар. Таксида эшләүче Марат Вәлиев сүзләренчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре машиналарны туктата, документларны тикшерә. Ләкин рөхсәт алмаган таксистны кулыннан тоту мөмкин түгел диярлек. Юлда барганда машинаны полиция туктатса да, машинага утырган юлчының нәкъ менә юлчы икәнен кем исбатлар?

Йөртүченең машинасына утырган кеше, соңга калмас өчен мөгаен, “без аның белән дуслар” дип ялганлар. Һәм юлын дәвам итәр. Хәер, ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп туган вазгыятьне аңлый кебек: юлчыны сораулар белән йөдәтеп тормыйбыз, шулай да, таксометры булган машинага утырырга киңәш итәбез, диләр.

Шәхси эшкуар Наилә Сибгатуллина яңа канунның барлык нечкәлекләрен дә өйрәнеп, яңа такси хезмәтен ачмакчы. “Минем хезмәттә эшли торган автомобильләрнең барысы да таксометр белән тәэмин ителәчәк. Такси салонында йөртүченең тулы исеме, рөхсәт саны күрсәтеләчәк”, ди ул.

Татарстан транспорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада таксида эшләүчеләр саны 27 меңгә җитә. Бу кешеләр яңа кагыйдәләргә буйсынып эшләргә әзерме? Әллә инде күбесе “күләгәгә” китәчәкме? Әлегә әйтүе кыен. Шулай да Казанда такси бәяләре кимендә 30%ка арткан. Әйтик, өч чакрым арага таксистлар хәзер 180 сум сорый. Алар үзләре моны Яңа ел яллары белән аңлата: бәйрәм көннәрендә бәяләр һәрвакыт югарырак, ди алар. Татарстанда ун көнлек яллар бетү белән такси бәяләре төшәрме, монысын әлегә өзеп әйтеп булмый.

Кайбер таксистлар фикеренчә, яңалыклар өстәмә мәшәкатьләр тудырачак һәм ришвәтнең дә үсүенә генә китерәчәк. Казанда такси ширкәтләренең берсендә эшләгән 28 яшьлек Фаил, такси чакырмыйча урамда кул күтәреп торучылар да артачак, дип әйтә.

"Безнең ширкәт оешканда ук машиналарга таксометрлар куелган иде. Бу кертелгән яңалыклар өстәмә мәшәкатьләр генә тудырачак, чөнки транспорт министрлыгыннан таксида эшләү рөхсәте алырга кирәк. Безнең ширкәттә ике меңнән артык машина эшли иде, алты йөзгә якын машина гына алардан рөхсәт алган. Дәүләт әнә шул юл белән бөтен такси системасын үз контроленә алырга тели һәм дәүләткә салымның керүен арттырырга ниятли.

Бу яңалыклар сәбәпле, такси бәяләре кыйммәт булганга урамда кул күтәреп торучыларның да һәм теркәлмәгән кеше утыртып йөрүче машиналарның артуына гына китерәчәк. Коррупция һәм ришвәт бирү дә үсәр дип уйлыйм мин. Юл иминлеге хезмәткәрләре кемнәрнедер тотачак һәм штраф салырга җыеначак, әмма Татарстандагы хәлләр шуны күрсәтә - үзара сөйләшеп штрафка карганда азрак бәя түләп тә котылып калып була", дип белдерде Фаил.

Такси турындагы яңа канун әлегә Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Адыгея республикалары, Краснодар, Приморье, Тамбов, Рязань, Новгород, Псков, Амур, Магадан өлкәләрендә гамәлдә түгел. Башкортстанда канун өлгесе эшләнгән, ләкин кабул ителмәгән. Калган төбәкләрдә әлеге канун яңа ел башыннан көченә керде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG