Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Хәмиев: "Милли республикаларның статусы югарырак булырга тиеш"


Ринат Хәмиев
Ринат Хәмиев

Русия президентына үз намзәтен тәкъдим иткән Ринат Хәмиев илдәге сәяси системаның искергәнлеген әйтә. Ул, милли телләр дә рус теле кебек үк бер дәрәҗәдә булырга тиеш, ди.

Ринат Хәмиевнең әтисе Зәйнулла Татарстанның Арча районындагы Штерә авылында туган. Орскига килеп заводта төрле эшләрдә эшләп пенcиягә чыккан. Әнисе Гөлчирә тумышы белән Орскидан. Гомере буе төзелеш оешмаларында инженер булып эшләгән. Сеңлесе Лилия – эшмәкәр. “Әтием дә, әнием дә татарча әйбәт белә”, ди Хәмиев.

Ринат үзе ана телендә яхшы ук сөйләшмәсә дә, татар телендә аралашучыларны аңлый. Милли телләргә килгәндә, ул рус теле һәм шулай ук башка милли телләрнең үсеше өчен дә мөмкинлекләр тигез дәрәҗәдә бирелергә тиеш, дип әйтә. Милли телләргә каршы куелган киртәләр алынса, аларның үсешенә зур этәргеч бирәчәк, ди.

Ринат Хәмиев Татарстанда һәм Башкортстанда еш була. Бу ике республикадагы сәнәгать үсеше дә, тузган торак програмнары эшләү дә, спортны күтәрү дә аның күңеленә хуш килә. Русиядәге милли республикаларга килгәндә, президент була калса, ул аларны саклап калу һәм милли үсешләре өчен өстәмә мөмкинлекләр бирү ягында.

“Республикалар өлкәләргә караганда өстенлекләргә ия булырга тиешме дигән мәсьәләне дә, минемчә, тикшерү вакыты җиткән. Милли республикалар милли үзенчәлекләрен сакларга һәм шунлыктан өлкәләр белән чагыштырганда башкача финансланырга тиеш. Миңа милли республикаларда булырга туры килә, кайда гына барма, русларга җылы һәм яхшы мөнәсәбәтне тоясың. Аларга карата милләтчел тискәре караш та юк. Әмма кемнәрдер, ул бар, дип язарга тырыша”, ди Хәмиев.

Русия монополизмга баткан

Ринат Хәмиев фикеренчә, Русиядәге кайсы тармакны гына алма, бөтен җиргә кереп оялаган монополизм ил үсеше өчен зур тоткарлык булып тора. Русия президенты булып сайлана калса, ул, иң беренче чиратта, бөтен өлкәләрдә дә максималь ирек бирергә кирәк, ди.

“Илдәге бүгенге вазгыятьтән чыгып мин мәгълүмати сәясәткә дә, сайлау сәясәтенә дә мөмкин булган кадәр максималь ирек бирер идем. Нинди генә тармакны алсак та, бизнеста, мәгълүмат кырында, сәясәттә көндәшлек зуррак булган саен, ул зур плюслар гына бирә. Мин беренче эшем итеп көндәшлек үссен өчен бөтен тармакларда да монополизмга киртә куяр идем. Шулай ук иҗтимагый тормышта да. Бу – иң беренчесе. Моны бер фәрман белән яки берничә фәрман эшләп буламы, мин әлегә әйтә алмыйм. Мөгаен, ул тупланма, ягъни пакет булыр. Ул барсына да нигез булачак”, ди Хәмиев.

“Сайлаучы хәзер милләткә артык игътибар итми”

Хәмиевнең сайлау алды көрәшенә беренче тапкыр гына чыгуы түгел. Русия думасы депутаты, Оренбур өлкәсе губернаторы, Орски шәһәре мэры булырга теләгән ул. Орски шәһәре башлыгын сайлаган вакытта 11 намзәт арасында руслардан кала тагын ике башка милләт вәкиле: ул – татар һәм бер алман да була. Көндәшләр шулкадәр көчле иде, ди Хәмиев. Икенче турга алар өчәү: алман, рус һәм татар чыга. Хәмиев фикеренчә, нинди генә сайлау үтмәсен, милләттәшләре ягыннан теләктәшлек, һичшиксез, зур булуга карамастан, башкалар өчен хәзер милли фактор әллә ни зур роль уйнамый.

“Хәзерге сайлауларда кешеләр намзәтләрнең милләтенә һәм аның биографиясенә, тормыш рәвешенә артык зур игътибар итми. Күбрәк аның халык өчен нәрсә эшли алачагына карыйлар. Гади халык мәнфәгатьләрен ничек кайгыртачагына, програмының нинди булуына игътибар итәләр.

Беләсезме, губернатор сайлауда катнашканда миңа 30 яшь кенә һәм көндәшләр дә бик җитди иде, сайлау алды кампаниям дә киң күләмдә алып барылмады. Әмма шулай булуга карамастан, мин әлеге сайлауда өченче урынга чыктым, ә өлкәнең яртысында диярлек, көнчыгыш өлешендә икенче урынны алган идем”, ди Хәмиев.

Ринат Хәмиев балык тотарга ярата
Ринат Хәмиев балык тотарга ярата
Орски шәһәре мэры булырга теләгәндә ул програмын шәһәр халкының тормышын яхшырту, аларны эшле итү максаты белән әзерләгән була. Көч-хәл белән сулыш ала торган трактор заводында чит ил машиналары җыю ширкәте ачарга теләгән. Орски тирәсендәге шәһәрләрдә яшәүчеләр дә яратып йөрерлек аквапарк төзү хыялы да булган. Зирәк яшьләрне җәлеп итеп шәһәр белән заманча идарә итү кирәклеген дә белдергән.

“Кайсы яктан гына килеп карама, бүген хакимияттә, муниципалитетларда, хәтта Русиядәге төбәк җитәкчелегендә дә, иске консерватив ысуллар белән эшли торган түрәләр утыра. Менә бу фикерләр миңа Орский мэрын сайлауда икенче турга чыгарга мөмкинлек биргәндер. Мин анда 40%-ка якын тавыш җыйган идем”, ди Хәмиев.

Ринат Хәмиев җитәкчелек иткән “Зорро” ширкәте экологлар һәм иҗтимагый оешмалар белән бергә экология мәсьәләләрен күтәрә. “Орскида һавага агулы матдәләр чыгаручы һәм суга агызучы берничә ширкәт бар. Безнең шәһәр кайбер күрсәткечләр буенча, Русиядә әйләнә-тирәгә агулы матдәләр чыгаруда беренче өчлеккә, йә унлыкка керә”, ди Хәмиев. Алар юридик юллар белән мохитне пычратуга каршы көрәшә.

Президент сайлау киртәләре махсус уйланган

Русия президентын сайлауга килгәндә, Хәмиев фикеренчә, үзгә карашлы, халык тормышын чынлап торып кайгыртучылар ил башлыгы урынына үтә алмасын өчен җитди киртәләр куелган.

Ринат Хәмиев алда
Ринат Хәмиев алда
“Беләсезме, хәзерге вазгыять шундый, без бу көннәрдә имзалар җыю белән мәшгуль. Мин сезгә яшермичә әйтәм, ике миллион имза җыю, аның өстенә тагын биш процент мая да кирәк, айдан да кимрәк вакыт эчендә, анда да эш көннәре ике атна гына, барлыгы ике миллион йөз мең имза җыю, бик-бик катлаулы булачак”, ди Хәмиев.

Президент сайлауга чыгарга теләк белдерү өчен генә дә аларга бик күп документлар тупларга туры килгән. Хәмиевны президент сайлауга тәкъдим иткән 500-дән дә ким булмаган кеше катнашкан җыелыш беркетмәсен һәм ул чарада катнашучыларның нотариус белән расланган документларын Мәскәүгә Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырганнар. Аларны тикшереп чыкканнан соң гына, комиссия ике миллион тавыш җыю рөхсәте биргән. Бүгенгә Хәмиев сайлау комиссиясендә теркәлмәгән намзәт булып исәпләнә. Ике миллион тавыш җыя алса һәм алар дөрес дип табылса, аңа таныклык тапшырылачак һәм ул инде теркәлгән намзәт булып саналачак.

Бүген замана технологияләре шулкадәр тиз үзгәрә, ди Хәмиев. Аның сүзләренчә, хәзер миллиардерга караганда кеше хокукларын яклаган, халыкның үзе идарә итүенә юл ачкан ниндидер блоггерның президент булу мөмкинлекләре зуррак.

Мәскәүгә чакыру телеграмы
Мәскәүгә чакыру телеграмы
“Сәяси көрәшнең классик рәвеше һәм шулай ук классик сәяси идарә дә артка чигенә, фиркаләр һәм партаппарат көннән-көн әйдәп баручы ролен югалта барачак. Социаль челтәрләр, интернеттагы төрле төркемнәр зуррак роль уйный башлаячак. Килеп туган ниндидер проблемны тикшереп, шунда ук тавыш бирү мөмкинлеге дә булачак. Интернет һәм фән алга барганга, дәүләт белән идарә итүдә классик формалар тиздән нык үзгәрәчәк”, ди Хәмиев.

Хәмиевнең президент булырга теләвен белгәч тә, интернетта төрле төркемнәр аңа ярдәм итәргә теләк белдергән. Татар һәм башкорт иҗтимагый оешмалары да имза җыюда ярдәм кулы сузарга әзер булуларын әйткән.

“Бу көрәшкә чыгарга теләвем үк минем карашымны һәм тормышымны үзгәртте. Кешеләрнең миңа карата башкача мөнәсәбәтен тойдым, документларны туплап Үзәк сайлау комиссиясенә әзерләгәндә һәм инде имзалар җыя башлаганда бик күп яңа әйберләрне белдем”, ди Хәмиев.

Шулай ук илдә мондый зур сәяси адымнар ясаганда тагын бик күп әйберләрнең үзеннән генә тормавын да әйтә. “Барыбер булдыра алганча тырышачакмын”, ди ул.
XS
SM
MD
LG