Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:10

Татарстандагы татар-төрек лицейлары башында торган төркияле ислам галиме Фәтхулла Гүләнне “Нурчылар” экстремистик оешмасы белән бәйләгән “Независимая газета” бу көннәрдә мәхкәмәдә оттырды. Гүлән, басма аның абруена тап төшерде дип санап, гәҗитне мәхкәмә биргән иде.


Апрель аенда “Независимая газета” Үзәк Азия илләре мәктәпләрендә “Нурчылар” дип аталган экстремистик оешма белән бәйле Гүләннең тәгълиматлары укытылуын язган иде. Гүлән исә экстремистик дип атап үзенең дәрәҗәсен төшергән бу язманы кире кагуны сорады. Ләкин “Независимая газета” журналистлары аннан баш тартты. Шуннан соң Гүлән үзенең абруена тап төшерүдә һәм эшчәнлегенә зыян салуда гаепләп “Независимая газета”ны мәхкәмәгә бирде һәм “Сова” үзәге язуынча, җиңеп чыкты.

Татарстанда шулай ук берничә ел элек Гүлән белән бәйле дип саналган татар-төрек лицейларыннан төрек укытучыларын кайтарып җибәрделәр. Шулай ук анда ислам диненә басым ясала дигән ишарәләр дә булды. Кайчандыр анда белем алган, хәзер сәясәт фәннәре белгече Илшат Сәетов, Русиядән аермалы буларак, башка күп илләрдә бу мәктәпләрнең уңышлы гына эшләп килүен әйтә. Аның сүзләренчә, Русиядә Гүләнгә каршы язмалар чыгару өлкәсендә махсус төркем эшли.

– Бу сәяси заказ. Вакыт-вакыт ислам мөгаллимен тискәре яктан күрсәтергә теләүче мәкаләләр чыгып килә. Аны дин һәм сәясәт институты да, "Независимая газета" да, интернет сәхифәләр дә бастыра. Ниндидер төркем аңа каршы махсус эшли. Безнең Татарстанда кайбер дин эшлеклеләре үзләре дә Гүләнгә каршы китаплар бастырды. Башка илләрдә аңа каршы бернинди эшчәнлек юк. Төркиядә мәхкәмәгә биргәннәр иде, ул аны тулысынча аклады. Бернинди җинаять чалымнары табылмады.

Ә Русиядә бу хәл нәрсә белән бәйле?

– Бу бәлкем берьяктан төрекләргә каршы кампания белән бәйледер. Икенче яктан Төркиянең үзенә бәйле, чөнки анда хәзер бик зур террор оешмасын ачыкладылар. Эргенекон дип аталган бу оешмасы махсус исламга, мөселманнарга, мөгаллимнәргә каршы эшчәнлек алып барган. Анда мәчетләрне яндырган һәм ике арада каршылык чыгарыр өчен аны греклар эшләгән сыман ясаган. Кайбер мөселманнарны террорчы итеп күрсәтер өчен аларның өйләренә корал куйганнар. Ул бик зур оешма. Аның югары уку йортларында да, газеталарда да вәкиллекләре бар. Бәлкем Ататөрек заманына ук барып тоташадыр. Һәм алар Гүләнгә каршы да эшлиләр. Төркиядә зур тоткарлаулар булганнан соң, Русиядә дә эшчәнлекләре башлана.

Димәк, Эргенекон Русия белән дә эш йөртә?

– Аларның Догу Пәринчәк дигән бер генералы бар иде. Аның улы Русиягә качты. Тагын бер генералны тотарга маташканнар иде, ул да Русиягә качты. Шулай ук Беларуска качканнары бар. Объектив карашны алсаң, Гүләнне җинаятьчелек белән бәйләүче әйбер юк. Мин, мисал өчен, үзем татар-төрек мәктәбен бетердем, ниндидер пропаганда, хәлифәт төзү, ниндидер “нурчылык” тәгълиматлары дигән әйберләр гомумән булмады. Мин үзем дин белән кызыксынгач, алардан “vоны өйрәтегез, тегене өйрәтегез” дип сорап йөрдем. “Безнең бит дөньяви мәктәп, башка җирдән өйрән”, диделәр. Әлбәттә, андагы төрекләр - мөселман, бәлкем алар үзләренең тотышлары белән тәэсир итәдер. Алар эчмиләр, тартмыйлар. Ләкин җәмгыятькә каршы эшчәнлек алып бару, алга планнар төзү, ислам дәүләте төзү дигән сүз юк. Моны сөйләгән кешеләрнең лицейда булганнары да юк, андагы хәлләр белән таныш та түгел.

Әмма төрек мәктәпләре бит Русиядә генә түгел, Үзбәкстанда да ябылды?

– Үзбәкстанда барлык мөселманлык белән бәйле булган әйберне ябалар, төрмәгә утырталар. Анда бит тоталитар режим. Белүемчә, Казакъстанда утыздан артык лицей эшли. Аларны дәүләт тә хуплый һәм дәүләткә каршы эшләүчеләр дип санамыйлар. Кыргызстанда белүемчә шулай ук эшлиләр. Америкада илледән күбрәк лицей бар. Дөньяда меңнән артык лицей бар һәм беркем дә аны начар әйбер дип күрми. Татарстанда да төрекләрне кайтарып җибәрделәр, әмма мәктәпләр үзләре бит эшләвен дәвам итә. Анда төрекләр укытуы шарт түгел. Лицейларның нәрсәдер ярамаган әйбер эшләгәнне берсенең дә исбатлаганы юк. Әгәр инде начар ниятле мәктәпләре булса, 20 елдан артык эшчәнлек дәвамында нәрсәдер майтарырлар иде.

Хәзер инде алар Татарстанда интернат-лицей дип кенә атала. Гади мәктәпләрдән аерылмый кебек. Белем бирү дәреслекләре дә үзгәрде.

– Хәзерге лицей хәле белән таныш түгел. Анда укучылар инглиз теле, физика, математикадан олимпиадаларда җиңеп киләләр. Әле төрекләр киткәч тә, Казанның Шамил Усманов урамындагы икенче лицей Русиядә иң уңышлы мәктәпләр арасында өченче урынны алган иде бугай. Димәк, аның югары дәрәҗәсе саклана. Минемчә, алар гади мәктәп түгел. Аны тәмамлаганнарның дөньяга карашы киңрәк була. Төрек теле бетсә дә, инглиз теле дә алай күп укытылмаса да, анда барыбер караш башкача. Татарлар өчен бу системаның булуы мөһим һәм аны җәелдерү кирәк. Ләкин укытучылар җитмәстер. Хәзер анда нигездә шул лицейларны тәмамлап чыкканнар укыта.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG