Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:17

Көннән-көн ислам кыйммәтләренә игътибарын арттырган Төркиядә Яңа ел бәйрәме сизелмичә үтте. Ислами оешмалар һәм дини карашлы матбугат халыкны Көнбатыштан килгән бәйрәмне котламаска чакырды.


Бүгенге Төркия тормыш рәвешен Көнбатышча җайларга тырышса да, халыкның зур өлеше Яңа ел бәйрәменә зур игътибар бирмәде. Күп кенә төрекләр үзләренең төп бәйрәме итеп Ураза һәм Корбан гаетләрен исәпли, Яңа ел алар өчен ят бәйрәм.

Төркиянең рәсми дин әһелләре дә Яңа ел һәм Санта Клаусның төрек мәдәниятенә туры килмәвен белдерде. Кешан өлкәсе мөфтие Сөләйман Йеничери, “Санта Клаусны христианнар уйлап тапкан”, дип Яңа ел котлауга карата тәнкыйть белән чыкты.

Яңа ел бәйрәменә каршы пропаганда

Төркиядә дистәләр белән исәпләнгән төрле ислами оешмалар да Яңа елга каршы җитди пропаганда оештырды. Әлеге оешмаларның меңнәрчә вәкиле шәһәр урамнарында “мөселман кешеләргә Яңа елны бәйрәм итү килешми” дип язылган кәгазь-буклетлар өләште.

Дини, консерватив карашлы булган телевидение, радио һәм матбугат шулай ук халыкны төрек мәдәнияте ят өчен булган, христиан дөньясыннан килгән бәйрәмне котламаска өндәде. Мәсәлән, “Заман” газетасында Али Булач үз баганасындагы “31 декабрьдә нишлибез?” дигән язмасында, мөселманнарның ике генә бәйрәме бар – Ураза һәм Корбан гаете дип, укучыларны Яңа ел төнендә бер-берсен котламаска, күңел ачмаска, бүләк бирмәскә чакырды.

Шулай да Яңа ел атмосферасы Төркиядә бөтенләй дә сизелмәде түгел. Истанбул, Әнкара, Измир кебек шәһәрләрдә зур булмаган бәйрәм чаралары оештырылды, ләкин күп кеше җыймады.

Истанбулда бәйрәм чаралары күбрәк турист җәлеп итү максаты белән уздырылды. Алары да “АКР” (“Гаделлек һәм үсеш” партиясе) хакимият фиркасенә оппозицион булган һәм дөньявилыкны, Ататөрек идеалларын алга сөргән “СНР” (“Җөмһүрият халык” партиясе) фиркасенә бәйле районнарда гына узды. Босфор бугазы янындагы купшы булмаган фейерверк бәйрәм чараларына нокта куйды.

Бәйрәм урынына – матәм

Төркиядә Яңа ел бәйрәм итүгә берничә көн алдан илнең көнчыгышында булган фаҗига дә тәэсир итте. Шырнак өлкәсендә хәрби күзәтчеләрнең техник хатасы аркасында бер авыл бомбаланды, 35 гаепсез кеше үлде. Матбугат хакимиятне әлеге вакыйга белән бәйле матәм оештырырга, Яңа ел бәйрәм итүдән баш тартырга чакырды. Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган да үзенең Яңа ел мөрәҗәгатен халыкны котлауга түгел, ә шушы фаҗигале вакыйгага багышлады.

Шулай итеп, исламчы АКР белән идарә ителгән бүгенге Төркия Көнбатыштан кергән Яңа ел бәйрәменнән баш тарту юлында җитди адымнар ясый.

Дагыстанда да Яңа елны бәйрәм итмәүчеләр арта

Сүз уңаеннан, Яңа елны бәйрәм итүдән ваз кичүгә чакырулар Русиянең кайбер мөселман төбәкләрендә дә яңгырый. Мисал өчен, Дагстан мәктәпләренең 70%ы дини сәбәпләрдән Яңа елны бәйрәм итүдән баш тартты. Дагстандагы дин әһелләре сүзләренчә, балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы белән алдарга түгел, ә Аллаһка итагать кылырга өйрәтергә кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG