Accessibility links

Кайнар хәбәр

ГДЛ: Сүриядә оппозиция активистларын үтерү дәвам итә


Идлибта Бәшәр Әсад режимына каршы протест чарасы.
Идлибта Бәшәр Әсад режимына каршы протест чарасы.
Сүриядә хөкүмәткә каршы халык күтәрелешләрендә катнашучыларны үтерү һәм җәзалау дәвам итә. Бу хакта Гарәп дәүләтләре лигасы (ГДЛ) генераль секретаре Нәбил әл-Араби белдерде.

Әл-Араби сүзләренчә, Сүриядәге вәзгыятьне ачыклау максаты белән килгән ГДЛ күзәтүчеләре кайбер әһәмияткә ия адымнарга, шул исәптән шәһәрләрдән хәрби техниканы чыгарттыруга ирешкән. Сүрия оппозициясе, хакимият күзәтүчеләргә хәлләрне гадел бәяләү өчен эшләргә мөмкинлек бирми, дип белдерә. Аларның һәр адымы күзәтү астында, ди оппозиция.

БМО мәгълүматларына күрә, президент Бәшәр Әсад режимына каршы халык күтәрелешләрендә биш меңнән артык кеше үтерелгән. Сүриядәге активистлар һәм хокук яклаучылар әйтүенчә, 21 декабрьдән бүгенгәчә 390 кеше репрессия корбаны булган.
XS
SM
MD
LG