Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүшәнбедә Кыш бабай киемендәге үсмерне үтерүдә шикләнелгәннәр тоткарланган


Дүшәнбедә Кыш бабай киемендәге үсмерне үтерүдә шикләнелгән өч студент тоткарланган. Бу хакта Таҗикстан эчке эшләр министрлыгы белдерә.

Кичә Парвиз Дәүләтбеков Кыш бабай киемендә туганнарын Яңа ел белән котларга теләгән. Йортка керештә аңа бер төркем яшьләр “Син динсез” дип ташланган һәм берничә тапкыр пычак белән кадаган. Дәүләтбеков хастаханәдә вафат булган.

Аның туганнары бу хәл дини нәфрәт нәтиҗәсендә булган дип белдерә. Рәсмиләр бу фаразны кире дә какмый һәм шулай ук расламый да.

Яңа ел алдыннан Таҗикстан мөфтие чыршы бизәү, аның янында бию һәм уеннар Ислам кануннарына каршы килә дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG