“Дакар-2012” дә катнашучы йөк машиналары раллиның икенче этабын төгәлләде. “Камаз-Мастер”дан Эдуард Николаев икенче булып килде. Бу уңыш аңа төп хисапта 11-нче урыннан икенче урынга чыгарга мөмкинлек бирде.
Iveco-да Жерар де Рой Николаевка караганда өч минут алдарак килеп беренче булды.
Татарстан такымындагы башка пилотлар да нәтиҗәләрен яхшыртты. Айрат Мәрдиев сигезенче урыннан дүртенчегә, Илгизәр Мәрдиев 12-нче урыннан тугызынчыга, Андрей Каргинов 18-нче урыннан 11-нчегә күчте.
Беренче этапта лидер булган Марсель ван Влие MAN машинасында җиденче урынга күчте.