Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран АКШ хәрбиләренә янау белдерде


Иран армиясе башлыгы Атолла Салихи, әгәр АКШ-ның очкычлар йөртүче корабы (авианосец) Фарсы култыгына тагын килсә, җавап чаралары күреләчәк, дип янау белдерде.

Дүшәмбе көнне Иран Һормуз бугазы янында ун көнлек хәрби күнегүләрен һәм ракета сынауларын төгәлләде. Һормуз бугазы аша дөньяда кая да булса алып барылган нефтьнең өчтән бере үтә. Элгәре Иран хакимияте, әгәр Көнбатыш Тәһранга карата чикләүләрне катылатырга теләсә, култык ябылачак дип, белдергән иде.

АКШ-ның Бәһрәйнда урнашкан бишенче флоты җитәкчелеге вәкилләре, Тәһранга җавап биреп, нефть ташу тукталуга юл куелмаячак, дип әйтте. Узган атнада АКШ-ның Джон К. Стеннис очкычлар йөртүче корабы Һормуз бугазы аша узды.

Бүген исә Франция тышкы эшләр министры Ален Җюппе телевидениегә әңгәмәдә, Тәһран атом програмы хәрби максатта да эшләнә дип, Иранга яңа чикләүләр кертергә чакырды.
XS
SM
MD
LG