Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:47

Төркия хакимияте һәлак булган 35 көрд гаиләсенә ярдәм вәгъдә итте


Төркия хакимияте узган атнада Гыйрак чигендә көрд кораллы сугышчылары корылмаларын бомбалаганда һәлак булган 35 кешенең гаиләсенә компенсация түләргә вәгъдә итте.

Төркия хөкүмәте башлыгы урынбасары Бүләнт Арынч сүзләренә, акча шушы арада түләнәчәк. Арынч төгәл вакытын атамады.

Төркия армиясе операциясе вакытында үтерелгән көрдләр кораллы сугышчылар булып чыкмады. Алар контрабанда белән шөгыльләнгән анда яшәүче көрдләр иде, дип белдерелә. Озак елларга сузылган низагта бу хәл бер тәүлек эчендә күпләгән тыныч халыкның үлеменә китергән беренче очрак булды. Әлеге хәлдән соң төбәктә күпчелеге көрдләр яшәгән берничә авыл һәм калада протест чаралары һәм тәртипсезлекләр дә булып алды.

XS
SM
MD
LG