Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялган пролетарлар Путинны якларга чакыра


Путин "Уралвагонзавод"та кунакта, 2009 ел.
Путин "Уралвагонзавод"та кунакта, 2009 ел.

Түбән Тагилдагы «Уралвагонзавод» хезмәткәре башта оппозицияне куып таратачаклары белән мактанса, хәзер Русиянең завод-фабрика эшчеләренә Путинны яклау комитетлары булдыру мөрәҗәгате белән чыкты.


«Уралвагонзавод» оешмасы 15 декабрь көнне Владимир Путин белән туры элемтә вакытында танылды. Андагы бар эшче ирләр бергә җыелып оппозиция чараларын куып таратачакларын вәгъдә итте.

«Әгәр безнең полиция эшли белмәсә, без ирләр белән чыгып үз тотрыклыгыбызны үзебез якларга әзер. Әлбәттә, канун кысаларында», диде ул.

Вәгъдә итүен итсә дә, ул үз сүзендә тормаган. Түбән Тагилда «Гадел сайлаулар» өчен узган митингка алар килмәгән. Чараны оештыручы Егор Бычков: «Үзе дә, ул вәгъдә иткән ирләр дә булмады. Мин сәхнәдән махсус сорадым», диде ул.

Путин белән сөйләшкән «Уралвагонзавод» хезмәткәре Игорь Холманских чынлыкта заводның бүлек җитәкчесе, «Бердәм Русия» праймеризында катнашучы булган. Димәк, эшче буларак тәкъдим ителсә дә, бу бик үк дөреслеккә туры килмәгән.

Егор Бычков
Егор Бычков
Иң кызыгы бу көннәрдә әлеге завод хезмәткәрләре Русиядәге барлык эшчеләрне Путинны яклап комитетлар төзүгә чакырды һәм бу мөрәҗәгать язучылар арасында шулай ук бер генә дә завод эшчесе юк. Путинны яклау комитеты исеменнән аны шул ук Холманских, тагын берсе «Бердәм Русия» партиясеннән дәүләт думасы депутаты, Путин штабы вәкиле Валерий Якушев һәм заводның социаль эшләр идарәсе башлыгы, «Урал Масс Медиа» реклам төркеме җитәкчесе Андрей Ленда язган.

Алар анда Уралның саклану-сәнәгать комплексы оешмаларына, завод-фабрика хезмәткәрләренә, эшчеләргә, авыл кешеләренә мөрәҗәгать итүләрен әйтә.

«Бүген илне чайкату, тотрыклыкны юк итү омтылышлары бара. Мәскәү һәм башка эре шәһәрләрдә «алга киткән» буш куыклар митингларга чыгып барлык халык исеменнән сүз йөртергә хокуклары бар дип саный. Без көне-төне заводларда эшләгәндә, дәүләткә керемнәр китерә торган җитештерү белән шөгыльләнгәндә, алар урам буйлап үз хокуклары турында кычкырып йөри. Шул ук вакытта халыкны борчыган бер генә проблемны да күтәрмиләр», ди алар.

Мөрәҗәгатьне язучылар үзләренең гади эшчеләр булса да, сарык түгеллекләрен яза. Путинны яклап митингка чыгучыларны «сарык»лар дип атауларны искә ала. Моңа өстәп алар 90нчы еллардагы хезмәт хаклары түләнмәү, заводларның күпләп ябылуын искәртә.

«Без кирегә кайтуны теләмибез. Русиянең таркалуын теләмибез. Һәм аерым бер ширкәтнең һәм гомумән илнең киләчәгенә битараф булмаучыларны «Уралвагонзавод» эшчеләре башлангычын якларга һәм үз оешмаларында да Владимир Путинны яклап комитетлар булдыруга чакырабыз», ди алар.

Инде «Уралвагонзавод» мөрәҗәгатен яклаучылар да пәйда була башлады. «Уфимское Времечко» телевизион программасы хезмәткәрләре Путинны яклау комитеты оештыруларын белдерде. Алар фикеренчә, проблемнарны митинглар уздырып түгел, ә эш күрсәтеп хәл итәргә кирәк икән.
XS
SM
MD
LG