Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:51

Әфган талиблары АКШ белән сөйләшүләр өчен Катарда офис ача


Әфганстан талиблары Катар хакимияте белән бу илдә үзләренең “сәяси вәкиллеген” ачу турында беренчел сөйләшүләр үткәнлеге турында белдерә.

“Талибан” хәрәкәте вәкилләренең берсе – Забихулла Мөҗәһид әйтүенчә, чит илдә вәкиллек ачуның төп максаты халыкара җәмәгатьчелек, аерым алганда Кушма Штатлар белән Әфганстандагы тынычлык турында , сөйләшүләр башлау. Исламчыл сәхифәләрнең берсенә урнаштырылган “Талибан” белдерүендә, Әфганстаннан чит ил гаскәрләрен чыгару, терроризмда гаепләнгән һәм АКШ-ның Гуантанамодагы хәрби-диңгез ныгытмасы төрмәсеннән талибларны азат итү Кабул белән тынычлык килешүе төзү шартлары булып тора.

Әфганстан хакимияте һәм Көнбатыш вәкилләре, әгәр талиблар кораллы көрәштән баш тартса, тынычлык сөйләшүләренә әзер икәнлекләрен берничә тапкыр белдергән иде инде.

XS
SM
MD
LG