Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:31

10 гыйнварда Казанның “әл-Мәрҗани” мәчетендә ислам юлына яңа гына баскан мөслимәләр өчен курслар эшли башлый. Әлеге дәресләргә ислам диненең барлык кануннарын үтәп яшәргә теләгән, ләкин дини белемнәре булмаган туташларны һәм ханымнарны көтәләр.


Курсларны Казан мөхтәсибәте оештыра. Алар өч айга сузылачак. Әлеге вакыт дәверендә дин юлына баскан хатын-кызларга иман нигезләре, Коръән нигезләре һәм фикһ нигезләре укытылачак. Дәресләр атнага дүрт тапкыр: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 18 сәгатьтә оештырыла. Курслар түләүсез.

Шунысы кызык: оештыручылар хәбәр иткәнчә, кайбер мөселманнар хәләл җефетләренең кичке якта өйдә булуын таләп итә, шунлыктан андыйлар өчен аерым төркем туплыйлар. Алар 15 сәгатьтә укыячак.

Казан мөхтәсибәтенең тәгълимат бүлеге белгече Регина Тохтамышева белдерүенчә, укыту берьюлы ике телдә булачак: татарча һәм русча. “Без моңа кадәр яулык бәйләү буенча махсус тренинг уздырган идек. Әлеге тренингка бик күп мөслимә килде. Һәм аларның шактые татарча начар белә. Өстәвенә араларында рус милләтеннән булган туташлар да бар иде. Шуңа күрә бу юлы да җыелган төркемдә татарча начар аңлаучылар булса, дәресләрне татарча-русча алып барачакбыз”, диде ул.

Әлегә курсларга 10 кеше язылган.

“Дәресләрне үзебезнең татар мөгаллимнәре алып барачак. Алар ислам динен үзебезнең җирлектәге гореф-гадәтләр белән бергә бәйләп аңлата”, ди Регина Тохтамышева.

Өч айлык курслар тәмамланганнан соң, мөслимәләрне гарәп теле дәресләре көтә. Алар да түләүсез булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG