Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядәге чиркәсләр Русиягә кайтып төпләнмәкче


Cүриядәге чиркәсләр бүгенге вазгыятьтә үзләренең киләчәкләренә куркыныч янавын әйтә
Cүриядәге чиркәсләр бүгенге вазгыятьтә үзләренең киләчәкләренә куркыныч янавын әйтә

Сүриядәге бәрелешләр вазгыятендә чиркәсләр тарихи ватаннарына күченеп кайтуда ярдәм сорап Русия хөкүмәтенә мөрәҗәгать итте. Алар Сүриядә гомерләренә куркыныч янавын әйтә.


Сүриядә яшәүче чиркәс халкының 115 вәкиле Русия президенты Дмитрий Медведев һәм республика башлыгы Аслан Тхакушиновка җибәргән мөрәҗәгатендә аларның хәле бүген шактый катлаулы булуын җиткерәләр.

“Соңгы берничә айда көн саен диярлек Сүриядә төрле төркемнәрнең ил җитәкчелеге белән бәрелешләре бара һәм йөзләрчә гаепсез кешеләр үлә. Без, Сүриядәге чиркәсләр, хәзер бик авыр хәлдә. Көн саен диярлек үзебезгә һәм якыннарыбыз гомеренә куркыныч яный. Илдә хәл тотрыкланыр һәм тыныч тормыш булыр дигән өмет юк”, диелә анда.

Адыгеяның дәүләт шурасы – Хасэ Русия хөкүмәтенә булган бу мөрәҗәгатьне хуплады. Шулай ук Русиядәге чиркәс милли хәрәкәтләре дә федераль хакимияткә һәм халыкка аларны яклап мөрәҗәгать җиткерде. Краснодардан чиркәс җәмәгать эшлеклесе Аскер Сохт сүзләренчә, аларның милләттәшләренең Русия яклавына хокуклары бар.

“Шул исәптән тарихи ватаннарына кайтуга өметләнә алалар. Монда проблема үтәкүренмәле һәм Русиядә ул мәсьәләне хәл итү өчен хокукый механизмнар бар. Шулай ук бу проблеманы чишүнең тәҗрибәсе дә юк түгел. Косово гына дип әйтмим, ә низаг барышында элекке совет илләреннән күчеп кайткан безнең милләттәшләр дә бар”, ди ул.

Чиркәсләр уч алудан курка

20 миллион халкы булган Сүриядә чиркәс диаспорасының саны 100 меңгә җитә. Аның ике мең ярымы Борис Ельцин президент булганда Русия ватандашлыгын алды.

Сүриядә исә хәзер хәрби хезмәткә яраклыларны илдән чыгармыйлар. Китәргә теләүче 70 кеше атып үтерелгән. Шуңа мөрәҗәгать белән чыгучылар да үз гомерләренә куркыныч тудырмас өчен исемнәрен язып тормаган. Кайберләренең инде паспортлары да юк. Мөгаен бу армиядән качмасыннар өчен эшләнгәндер. Шуңа Русия тышкы эшләр министрлыгына чиркәсләрне чит илдән кайтарудан тыш, шактый катлаулы дипломатик мәсьәләне дә хәл итәргә туры киләчәк.

Адыгея башлыгы Аслан Тхакушинов хәзерге вакытта Русия тышкы эшләр министрлыгының бу хәлне тикшерүен әйтте. Киләчәктә тарихи ватаннарына кайтырга теләүчеләр саны артуы да бик мөмкин.

Чиркәсләр башта төрекләр кул астында бу җирләрне сакласа, Госманлы империясе таркалганнан соң француз армиясендә хезмәт итте. 1946 елдан соң чиркәсләр суверен Сүрия армиясендә булды һәм 1982 елдан чиркәс генераллары “мөселман кардәшләре” күтәрелешләрен бастырды һәм Хама шәһәрендә басып алуга җитәкчелек итте.

Әгәр Сүрия президенты Бәшәр Асад режимы юк ителсә, чиркәсләргә боларның барысын да исләренә төшерәчәкләр дип исәпли чиркәс җәмәгать эшлеклесе Аслан Бешто.

Җитәкчеләр казна акчасына өметләнә

Сүриядә яшәүче шактый гына чиркәсләрнең тарихи ватаннарына күченүе Адыгеядагы урыслар өчен проблемнар тудырырга мөмкин дип санаучылар да бар.

Шул ук вакытта Хасэ депутаты Иван Бормотов Адыгея республикасы моннан отачак кына дигән фикердә.

“Республика аларны кабул итүгә әзер. Әле бит аларны күчерү өчен федераль бюджеттан зур акчалар каралачак. Мисал өчен, бер гаиләгә 5 миллион сум ди. Адыгеяга бу зур ярдәм булачак”, ди ул.

Ләкин гади чиркәсләр үз милләттәшләренең авыр хәлдә калуын күреп бернинди сәяси, икътисади максатларны истә тотмыйча ярдәм итәргә әзер.

Соңгы вакытта Сүриядә чиркәс авылларына гыйсъянчыларга кушылырга яисә тарихи ватаннарына кайтып китүне таләп итеп янаулар килә башлаган.
XS
SM
MD
LG