Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:34

Обама АКШ-ның Беларуска чикләүләрен кырыслатучы канун имзалады


АКШ президенты Барак Обама Беларуста демократия һәм кеше хокуклары турында канун имзалады. Бу документны АКШ конгрессы хуплаган иде.

Канун 2010 елда Беларуста президент сайлаудан соң оппозиция активистлары эзәрлекләнгәнгә Александр Лукашенко хакимиятенә чикләүләрне кырыслату турында.

2004 һәм 2006 елларда кабул ителгән документ кебек үк бу соңгы канун нигезендә АКШ Дәүләт департаменты Конгресска Беларуста кеше хокукларының хәле, интернетта чикләүләр һәм шулай ук бу илнең корал сатуы турында хисап биреп торырга тиеш.

Әлеге документта Халыкара хоккей федерациясен 2014 елда дөнья чемпионатын Минскида үткәрмәскә чакыру да бар.

XS
SM
MD
LG