Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җаңаөзендә гадәттән тыш хәл озайтылды


Казакъстанның Җанаөзен шәһәрендә гадәттән тыш хәл 31 гыйнварга кадәр озайтылды. Бу хакта Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев махсус күрсәтмә имзалады.

Декабрь уртасында Җаңаөзендә һәм аның янындагы Шетпе авылында тәртипсезлекләр нәтиҗәсендә 16 кеше һәлак булды, 100-дән артык кеше яраланды.

Халык күтәрелешләре сәбәпләрен тикшерү дәвам итә. Казакъстан хакимияте элгәре бу тәртипсезлекләрне оештырган дистәләрчә кешенең кем булуы ачыкланды дип белдергән иде.

Шулай ук халык күтәрелешләрен бастырганда анда катнашучыларга төзәп аткан полиция хезмәткәрләренә карата да җинаять эше ачылганлыгы хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG