Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мит Ромни Айовада республикан тарафдарларының намзәт күрсәтү җыелышында җиңде


Мит Ромни
Мит Ромни
Кушма Штатларның Айова штатында сишәмбе көнне илдә президент сайлау алдыннан үтә торган намзәт күрсәтү җыелышында республикан фиркасе тарафдарлары күпчелек тавышларын Масачусетсның элекке губернаторы Мит Ромнига бирде.

Ромни үзенең төп көндәше консерватив экс-сенатор Рик Санторумга караганда сигез тавыш күбрәк җыйды.

Айовада башка штатлар белән чагыштырганда намзәт күрсәтү җыелышлары алдарак үтә. Аның нәтиҗәләре ноябрь аенда булачак сайлауда АКШ президенты Барак Обаманың төп көндәшен ачыкларга ярдәм итәчәк республиканнарның сайлау алды кампаниясенә йогынты ясарга мөмкин.
XS
SM
MD
LG