Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:36

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (58)


Уфаның Александровская урамы (1917) Милләт Мәҗлесе карамагына Уфаның Александровская һәм Малая Казанская урамнары чатында урнашкан, көньяк-көнбатышка карап торган өч катлы бина бирелә

Уфаның Александровская урамы (1917) Милләт Мәҗлесе карамагына Уфаның Александровская һәм Малая Казанская урамнары чатында урнашкан, көньяк-көнбатышка карап торган өч катлы бина бирелә

Милләт Мәҗлесен ачу, 20 ноябрь 1917 (I)

Мохтарият һәйәте тиздән ачыласы Мәҗлес өчен Уфада яраклы бина эзли башлый һәм тиз арада таба да. Ләкин бинаның хуҗасы булган рус хатыны, үз йортында нинди вакыйга булачагын белгәч, аны сатудан баш тарта. Башка бер бина эзләргә керешелә.

Милләт Мәҗлесен ачу көне буларак 17(30) ноябрь (җомга) раслана; бу дата бөтен газеталарда диярлек берничә атна алдан белдерелә. Халык булачак вакыйгага зур әһәмият бирә. Матбугатта да ялкынлы-гайрәтле язмалар чыга. Аларның берсендә, мәсәлән, болай диелә: “Төрк ыруларының ганганәсен (традиция), гореф-гадәтләрен үткәндәге тормышларын, Чыңгыз, Олугбәк, Фатих (госманлы солтаны Мәхмәт күздә тотыла), Ибне Сина, Фарабиләрне һәм хисапсыз галимнәрен, сансыз каһарманнарын, газыйларын һәм шәһидләрен күрсәтә торган милли һәм тарихи музейлары ачылачак“.

Шул ук вакытта үткәннәрдә халык чиккән газап вә җәфалар да искә төшерелә: “Безне изделәр. Әдәбиятыбызны, тарихыбызны һәм ганганәләребезне изү белән калмадылар, рухыбызны да, йөрәгебезне дә агуладылар. Шуның нәтиҗәсендә каһарман, кыю, йөрәкле төрк балалары куян кебек куркак, җансыз вөҗүдкә (организмга) әйләнде. Аңсызлык, әдәбияттан мәхрүм калу нәтиҗәсендә халык милли максатлардан ераклашты, теле бозылды, социаль әхлак иң түбән дәрәҗәгә төште...” Мәкаләдә бөтен проблемаларны мохтарияткә ирешү ярдәмендә хәл итеп булачак дип әйтелә.

Газетлар 17(30) ноябрьдә Мохтарият көне уңаенан халыкны Милли хәзинәне баетырга чакыра. Ләкин бәйсез дәүләт турында сүз кузгатмый, бары хөкүмәт төзү темасын телгә ала, төрк-татар кавемнәре элекке заманда төзелгән дәүләтләр ныклы булмаганнар, эчке һәм тышкы астыртынлыклар булу сәбәпле, бердәмлеккә ирешә алмаганнар дип халыкны уйланырга өнди. “Берлек барда тереклек бар”, “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” – матбугат мондый мәкальләр кулланып, халыкны рухландырырга һәм хата ясаудан кисәтергә тырыша.

Башкорт автономиясе күләгәсе

Шиксез ки, Русиядәге тискәре сәяси үзгәрешләр, өстәвенә “башкортчылык” хәрәкәте Милләт Мәҗлесе эшен кыенлаштырып, аның әгъзаларын борчуга сала.

Милләт Мәҗлесе алдан уйланганча, ягъни 17(30) ноябрьдә ачыла алмый. Моның ике төп сәбәбе була: беренчедән, тиз генә бина таба алмыйлар, икенчедән, кыш башланып, юлларны кар басу сәбәпле, депутатлар вакытында Уфага килә алмый. Мәҗлесне мөмкин кадәр җәһәтрәк ачу беренче бурычка әйләнә. Эш шунда ки, Февраль инкыйлабыннан соң мөселманнар ике зур корылтайга җыела; берсе Мәскәүдә, икенчесе Казанда оештырыла. Нәтиҗәдә, һәркем кабул итәрлек абруйлы милли оешма төзелми кала. Казан хәрби шурасы да, Мөселман комитеты (Шура)да милли хәрәкәттә беренче роль уйнарга тели, кайчак Милләт Мәҗлесе эшенә комачаулык тудыралар. Мәскәү корылтае кабул иткән карарларга ризасызлык белдергән делегатлар һәм бернинди дә мәҗлескә сайланмый калганнар “башкортчылык” хәрәкәтенә ябыша. Әлбәттә, халык сайлаган һәм шул халык исеменнән эш йөрткән көчле милли оешма “ризасызларны” тынычландыра һәм кирәк очракта “кикрикләрен шиңдерә” алган булыр иде. Икенче яктан, тиздән җыелачак Учредительное Собраниегә Идел-Урал төркләренең чын вәкилләре булырга сәләтле делегация дә җибәрергә кирәк була.

Менә шундый атмосферада депутатлар Уфага җыела башлый. Милләт Мәҗлесе, алдан белдерелгәнчә, 17(30) ноябрьдә ачылырга тиеш була, әмма 16(29) ноябрьдә, көтмәгәндә, Башкортстан автономиясе игълан ителә. Бу хакта ашык-пошык кабул ителгән карар Милләт Мәҗлесенә килгән депутатларны яхшы ук каушата һәм фикер алышу ихтыяҗы тудыра. Социалист депутатлар Милләт Мәҗлесе ачылганны көткән көннәрдә, рәсми булмаган җыелышларда катнашып, бу теманы көн тәртибенең беренче маддәсе итеп куя. Башта алар башкорт автономиясен яклап чыкса, бераздан аны гамәлгә ашыру мөмкин булачак эш түгел дигән фикергә киләләр. Хәкимов өендә үткәрелгән җыелышта федерация мәсьәләсе үзәк темага әйләнә. Хәрби Шура рәисе Ильяс Алкин федерация идеясен яклап чыга, тик ул аны башкортларны гына түгел, ә бәлки бөтен төрки кавемнәрен эченә алган Идел Федерациясе буларак кузаллый.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG