Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия тышкы эшләр министры Иранда сөйләшүләр үткәрә


Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглы ике көнлек сәфәр белән Иранга бара.

Иран тышкы эшләр министры Али Әкбәр Салихи белән Давытоглы, беренче чиратта, Тәһранның атом програмы һәм шулай ук Гыйрактагы, Сүриядәге соңгы вәзгыять турында да сөйләшергә җыена.

Белгечләр Иран һәм Көнбатыш арасында соңгы вакыттагы киеренкелек бу сәфәргә этәргән дип әйтә. Узган атнада АКШ президенты Барак Обама Иранның нефть һәм финанс өлкәсенә чикләүләрне катылату тәкъдимнәрнен хуплаган иде. Көнбатыш илләр Иранның атом програмы хәрби максатларда да эшләнә дип шикләнә.
XS
SM
MD
LG