Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль-Фәләстин сөйләшүләре киләсе атнада була


Израиль һәм Фәләстин җитәкчелегенең яңа сөйләшүләре киләсе атнада Үрдүндә булачак. Бу хакта Үрдүн тышкы эшләр министрлыгы сөйләшүләрне дәвам иттерү планлаштырыла дип әйткәч, әлеге сөйләшүләр хакында хәбәрдар чыганак белдерде.

Сишәмбе көнне Амманда Израиль һәм Фәләстин автономиясе вәкилләре елдан артык булган тәнәфестән соң беренче тапкыр очрашты. Әлеге очрашу Якын Көнчыгыштагы вәзгыятьне җайга салу киңәшмәсе кысаларында, арадашчылар АКШ, Европа Берлеге, БМО һәм Русия катнашында үтте.

Арадашчылар израилләр һәм фәләстиннәр арасында турыдан-туры сөйләшүләрне яңарту өчен тырыша. Израиль басып алган җирләрдә төзелеш эшләрен дәвам итәргә җыенуы турында белдергәч, бу сөйләшүләр өзелгән иде.
XS
SM
MD
LG